Бакчачы Гөлфия Хәнипова: Барлык җиләк-җимеш агачларына прививка ясалган булырга тиеш

Апрель ахыры – май башы җимеш агачы һәм куаклары утырту вакыты. Бик матур, сәламәт дип сатып алган агачлар да кайчак җимеш бирми, йә яңарып китми. Моның сәбәбе нидә? Агач һәм куак сайлау серләрен һәвәскәр бакчачы Гөлфия Хәниповадан сораштык.

– Җиләк-җимеш агачын базар яки урамда сатып алганнан соң җимеш бирми дип зарланучылар еш очрый. Бу нилектән шулай булырга мөмкин?

– Барлык җиләк-җимеш агачларына, һичшиксез, прививка ясалган булырга тиеш. Әгәр агачка прививка ясалган булса, аның урынында җөй кала.  Сатып алырга дип сайлаган агачның кәүсәсендә әлеге билгене тапмасагыз, акчагызны суга салдыгыз дигән сүз. Нинди генә матур булса да, әлеге агач сезне җимешләре белән сөендермәячәк.

– Агач яки куак үсентесе сатып алганда тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Үзегезгә төгәл нинди агач яки куак кирәк икәнлеген аңлаганнан соң, аның тамырын карагыз. Алар шәлберәйгән һәм кипкән булырга тиеш түгел! Тамыр системасы зурлыгы агач яки куакның өске өлеше зурлыгына туры килүе дә мөһим. Агачы матур һәм нык күренсә дә, тамыры бик кечкенә икән, йә ул бик озак «авырып» яңарачак, яки бөтенләй дә яңармаска мөмкин.

– Җимеш бирә торган агачның күзгә күренеп торган кәүсәсендә кырылган җирләре булса, алмавың хәерлеме?

– Әгәр агачның кәүсәләрендә бераз кырылган урыннары булса, аңа әллә ни игътибар итмәгез. Бу урынны «садовый вар» белән эшкәртеп куйсагыз, ул бик тиз төзәлер. Аны сатып алырга да, өй шартларында ясарга да мөмкин.

Сайлап алу мөмкинлеге булганда, агач үсентесенең зуррагын сайларгамы, әллә кечерәгенме?

– Кайчак сатучылар җылы яктан кайткан эре сорт дип, эре агач-куак үсентеләрен саталар. Алар бик матур һәм көчле булып күренсә дә, беренче туң төшүгә үк үләргә мөмкиннәр. Шунлыктан, тизрәк җимешен ала башлармын дип, зуррак үсенте алырга тырышмагыз. Ә яшь үсенте бик тиз яңара һәм үзеннән зуррак агачны да тиз генә куып җитеп, узып китәргә, җимешне дә иртәрәк бирә башларга мөмкин. 2–3 еллык үсентеләрне сайласагыз, оттырмассыз.

– Сатып алганнан соң үсентене шул көнне үк утыртырга мөмкин булмаска да мөмкин бит.

– Әгәр ачык – туфраксыз тамыр системалы агач яки куак алган булсагыз, аны утыртканчы тамырын дымлы чүпрәккә төреп пакетка салып торыгыз. Мондый хәлдә агачны салкын урында бер атнага кадәр, кайчак күбрәк тә сакларга мөмкин.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү