Агилә Китаева: «Кул эшләре белән мавыгуым кечкенә бер бизнеска әйләнде»

Балаларның нинди генә шөгыльләре, нинди генә сәләтләре юк хәзер. Шундый сәләтле балаларның берсе Агилә Китаева фоамираннан чәч каптыргычлары, төрле эшләнмәләр ясый. Матур-матур чәч бизәү әйберләре ясау серләрен ул безгә дә сөйләде. 

Кунагыбыз турында белешмә:

– Агиләгә – 11 яшь, ул өйдә торып укый.

– Әмир, Самир, Радмир, Таһир, Аммар исемле бертуганнары бар.

– Кул эшләре белән шөгыльләнә, гитарада уйный.

– Киләчәктә фотограф булырга тели.

– Кул эшләре белән ничек мавыгып киттең?

– Өченче ел мин кул эшләре түгәрәгенә йөри башладым. Анда без фоамираннан чәч каптыргычлары ясый идек. Миңа бу шөгыль бик ошады. Ел ярым йөрдем, аннан бу матур эшләнмәләрне сата башларга уйладым. Башта заказлар аз иде, тик мин туктамадым. Әни реклама белән ярдәм итте һәм бизнес үсә башлады. Бер елдан соң даими сатып алучыларым да барлыкка килде.

– Мондый эшләнмәләрне ясауның берәр сере бармы?

– Барысы да бик җайлы. Иң беренче кәгазьдә яки катыргыда каптыргыч өчен кирәкле детальләрне ясыйм һәм кисеп алам. Шаблоннарын интернетта да табып була. Гомумән, мондый эшләнмәләр буенча мастер-класслар күп анда. Теләгән һәр кеше өйрәнә ала. Детальләрне пастель буяулар белән әйләндереп алам, бизәкләрен ябыштырам. Иң соңгысы – бизәү һәм төрү эшләре.

– Син ясаган чәч каптыргычлары арасында татар түбәтәе рәвешендәгеләре дә бар. Милли төсмерле эшләнмәләрне ясау идеясе ничек барлыкка килде?

– Мин социаль челтәрләрдә татар орнаментлы киемнәр, үзенчәлекле бизәнү әйберләре ясаучыларның аккаунтларын күзәтеп барырга яратам. Алардан илһамланып, үзем дә әлеге милли бизәкләр белән чәч бизәү әйберләре ясап карарга булдым. Узган җәй Сабантуйдагы ярминкәдә үземнең эшләнмәләремне тәкъдим иттем.

– Кул эшләре белән киләчәктә дә шөгыльләнергә телисеңме?

– Кул эшләре минем өчен кечкенә бер бизнеска әйләнде, ә киләчәктә мин фотограф булырга телим. Миңа кешеләрне һәм табигатьне фотога төшерү бик ошый. Бик матур килеп тә чыга.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Быел мин гитарада уйный башладым. Безнең өй тирәсендә генә «Импульс» дигән яшүсмерләр клубы бар. Шунда йөрим. Гитарада уйнау бик ошый.

– Буш вакытларыңда нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасың?

– Буш вакытларымда, гадәттә, мин гитарада уйныйм, төрле тәм-томнар әзерләргә яратам. Гаиләбез белән кичләрен өстәл уеннары уйныйбыз. Шулай ук, күп вакытымны дәресләргә багышлыйм, энеләремне карыйм. Сүз уңаеннан, алар минем бишәү!

– Биш энегә апа булу ничегрәк ул? Авыр түгелме?

– Юк, авыр түгел, киресенчә алар белән бик күңелле. Бергә уйныйбыз, уку-язуга өйрәнәбез. Әмир һәм Самирны беренче сыйныфка мин әзерләдем, алар белән шөгыльләндем. «Бишле»ләргә генә укый алар хәзер.

– Яраткан фильмың?

– «Гарри Поттер». Миңа фантастика бик ошый.

– Илһам чыганагың?

Табигать.

                                                                               Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү