«ВТ» хәбәрчесе: Авыл кешесе үзенә эш-мәшәкатьне табып тора ул

Беренче карашка авылда иң эшсез, иң рәхәт вакыт бу. Көн саен йә кар, йә яңгыр ява, өйдә әллә ни эш юк, бакчага-кырга чыга торган түгел. Кояш карап, җирләр кипшерә башласа, бөтенесе җепкә тезелгәндәй китәчәк анысы. Әмма «үткән елгы эшнең быелга калганы юк әле, бетәр» дибез дә булган көннәргә шөкер итәбез. «Бу кыш китәсе булмады быел, тагын кар яуган инде» дип, болай гына зарланабыз лабаса. Язгы карларның, язгы яңгырларның тамчысына кадәр кадерле икәнен генә чамалыйбыз ла. 

Хәер, беренче карашка гына авылда үле тынлык кебек тоела бу чор. Язгы кызу эшләргә кадәр дип ваклы-төякле әллә никадәр эшләр майтарыла, үзенә көндәлек эш-мәшәкатьне табып тора авылныкылар димәкче булам. Әнә кемнәрдер карт тавыкларын яшьрәк чебешләргә алыштыра. Ике елдан да артып китсә, йомырка күрәм димә. 3–4 айлык чебешләрне районда әллә ничә урында саталар, шалтыратасың гына, китереп бирәләр: агы кирәкме, чуарымы, нәселлесеме.

Алданрак аяк киенергә яратучылар бу көннәрдә бройлерлар да алды инде.

– Февраль башында ук бер айлык чебешләргә заказ биреп, акчасын түләп куйдык, бәяләре дә чагыштырмача очсыз булды, чебешләре дә күз тимәсен дия торган, – диюче танышлар байтак. Кемдер утызны алган, 70, 100, 150гә кадәр чебеш алучылар бар икән. Күпләп алучылар, билгеле, үзләре өчен генә үстерми, кәсеп итеп, сатарга күнегүчеләр. Андыйлар да елдан-ел арта дип беләм. Нигә, алучы бар икән, эштән курыкмыйсың икән, сатудан беркем дә тыймый. Әле берничәшәр партия чебешен, казын, үрдәген үстерәләр. Җаен белгән кешегә җайлыдыр да… Тик көннәр суытып җибәргәч, уңайлы дип саналган ояларда да бер айлык чебешләргә салкын була шул. Алар бу яктан шактый нәзберек: чирләп калмасыннар өчен төнгә дә, саклык чарасын күреп, махсус лампалар калдырырга мәҗбүр хуҗабикәләр. Билгеле инде, андыйлар төн йокысы күрми (ни дисәң дә, саклык артык булмый). Сәхәргә кадәр дә, аннан соң да әллә ничә кабат карыйбыз, диләр.

Җылыту димәктән, күрше авылдагы танышларым исә, башка елны бу вакытта үсентеләрне савытлары белән теплицага күчерә идек, көннәр дә әллә ни салкын түгел дип, быел да чыгарган булганнар. Иртән торып чыксак, бар дөнья ап-ак кар, кабаттан алып кердек, диләр. Ә икенче бер танышларым шулай ук җылытылмаган теплицага бөтен үсентеләрен күчереп бетергән (савытлары белән, әлбәттә). Өйдә озынаеп беттеләр, көндез дә, төнгә дә берничә урынга чиләк белән кайнар су куябыз, теплица май кебек була, төнгә дә суынып бетми, үсентеләр дә хәл алды, дип сөенә. Мәшәкате булса да, үзе дигәнчә эшли инде сала кешесе. Үсентеләр турында сүз чыккан икән, бу чорда авылда гөлләргә рәт-чират бик калмый: аларның мәңгелек урынын – тәрәзә төпләрен помидор, баклажан, борыч, чәчәк һәм башка үсентеләр «басып» ала. Яктырак, салкынчарак урынга дип аларга өстенлек бирә хуҗалары. Авылларда аларны быел гына күпләп утыртканнар димәс идем, башка елларда да әле шәхси хуҗалыклардан тыш, балалар бакчалары, мәктәпләр үз бакчалары өчен дә, сораучылар өчен дә дип аларны бездә күпләп утырта.

Март ахырларында елгада су кузгала башлауга, район авылларында шактый кешеләрнең базларына, өй асларына су керә башлый. Андыйлар алдан-ала чарасын күреп, бәрәңгеләрен башта сәндерә ясап күтәртә, аннан лапас-абзар тирәсенә, җылырак-ышыграк урынга чыгара. Алар гына түгел, «Вакыт җиткән инде, бу карлар кояш бер карауга эреп бетәчәк, җирдә туң юк, җир тиз әзер булачак, бәрәңгеләр яровойлашып бетә алмый», – дип тә бәрәңге чыгаручылар бар икән инде. Бакчасы иртәрәк җитешә торган кешеләр шулай эшлидер, әле күбебезнең бәрәңгесе базда.

Авыл, яз дигәндә авыл урамында челтерәп аккан гөрләвекләр һәм шул суда түшен суытырга чыккан, ояда утыручы ана казлар һәм аларны күргән сөенечтән каңгылдап йөрүче ата казлар күз алдына килә иде. Быел беренчесе дә булмады, әллә шуңа, әллә инде тирә-күршеләр дә казларын бетергән,  урамда казлар да күренми. Моңа кадәр әле бездә берничә кеше булса да ана казлар асрый, кунакка килүчеләр: «Кара, сездә казлар да бар икән», – дип гаҗәпләнә иде.

Язгы эшләрдән әлегә печән җирләренә тырмаларга кереп булмый, әмма аларга өстәп яки яңартылган җирләргә чәчәргә орлык эзләүчеләр дә, ашлама сораучылар да күренгәли инде. Шул ук вакытта авыл кешесе чираттагы төзү-яңарту эшләренә дә әзерлекне башлады: бу чорда төзелеш материаллары туплап куярга гадәтләнгән алар, бәяләр арту гына кешене бу ниятеннән туктатмый.

Хуҗалык игенчеләре, механизаторлар да бу көннәрдә сабан туен көткән чабышкыга тиң. «Башка елны бу вакытта…» – дип, инде алар язның ничә көнгә соңарганын саный. Кар бетәр-бетмәстә, төнге-иртәнге каткакта уҗым, күпьеллык үлән басуларына төрле агрегатлар белән ашлама кертәләр иде шул. Быел заманча «Туман»нар да басуга керерлек җай булмады. Кар бетә барса да, җир төннәрен дә катмады. Хәер, бер башлагач, кырдагылар да көне-төне эшли, дым югалганчы дип, бөтенесен вакытында үтәп чыгар өчен тырыша анысы.

Соңгы көннәрдә бездә, мөгаен, абзардагы маллар да көтүгә чыгар чаклары җитәсен исенә төшергәндер. Кыш буе тынып торган ветеринария табиблары, авылларда йөреп, көтүгә чыгарга рөхсәт бирү өчен кан алды, нәрсәгәдер каршы укол кадады. Ярый әле, быел үткән елдагы кебек, каннарны пробирка белән үзең клубка, клуб булмаган авылда… мәчеткә илтеп бирәсе булмады. Әмма эш көнендә, эш вакытында кан алулары өендә пенсионеры булмаган кешегә бер матавык (өйдә һич югы сыер малын күрсәтерлек кеше булырга тиеш). Әле дәвамы да бар: әнә шул кан алдыру өчен акча түләгән квитанцияң белән күрше авыл мәдәният йортына дәүләт ярдәмен алу һәм түләгән акчаны кире кайтару өчен килешү төзергә барасы бар. Анысы да гадәттәгечә эш көнендә, эш сәгатендә. Соңга калсаң, ветучастоклар урнашкан авылларга барасың була, диләр. Әле анда паспорт, ИНН, саклык кенәгәсе… белән барасы, ике данәдә су буе кәгазь тутырасы… Үткән ел гына шуларны тутырдык лабаса! Үзгәреш булган кешеләр генә язса да булмыймы икәнни?! Бөтен мәгълүмат компьютерга кертелә диләр дә, ел саен шушы хәл кабатлана… Зарлану кебек тоелса да, урынлы зар бу. Мәшәкатеннән туеп, артыннан йөрмәүчеләр дә бар. Юкса бу ярдәмне гади формада да оештырып булыр иде.

Оештыру димәктән, быел ураза искитмәле көннәргә туры килде: эссе дә түгел, салкын да түгел, эш-мәшәкать тә әллә ни юк. Шуңадырмы, авылларда ураза тотучылар да күп, мәчетләргә тәравихка йөрүчеләр дә шактый. Аерым кешеләр, хуҗалык-оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, зурдан кубып, авыз ачтырулар оештыра. Аларына да бик бердәм булып, сөенеп катнаша авыл халкы.

Шушы язманы әзерләгәндә генә «Ватсап»тагы авыл төркеменә авыл җирлеге башлыгыннан белдерү килеп төште: «Бу атнада, 23–24 апрель көннәрендә, зиратларда өмәләр үткәрелә. Һәр хуҗалыктан бер кеше булу мәҗбүри», – диелгән. Әйтәм бит, көнгә-һава торышына карамый, авыл кешесе үзенә эш-мәшәкатьне табып тора ул. Эше дә табылып тора…

Гөлсинә Хәбибуллина   


Фикер өстәү