Бүген православ динен тотучылар Пасха бәйрәмен, Олы көнне билгеләп үтә. Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче 77 яшьлек Нина Яковлева квадроциклга утырып, бер чиләк йомырка җыйган. Моңа иртән сәгать 5тә үк тотыналар икән. Бу көнне йортларга “ Христос терелеп торган” дип керәләр, ә аларга каршы: “Чынлап терелеп торган”, – дип җавап кайтаралар.
– Кичтән 80ләп йомырка буяп куйган идем. Башта Иванайда өләштек. Төштән соң Мәшләк авылында яшәүче кызым Елизаветага бардым. Квадроциклны кабызып, җырлап җырлап, такмаклар әйтеп, авыл әйләнеп, йомырка җыйдык. Безгә балалар да иярде. Йомырканы бөтен кеше бирә, татарлар кәнфит өләшә. Бик күңелле бәйрәм иттек, – диде Нина Яковлева.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat