Татарстанда ашлама салынган капчык астында калып, 7 яшьлек малай һәлак булган

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Яңа Чишмә авылында сакланмый торган склад территориясендә 7 яшьлек малай өстенә ашлама салынган 1000 килограммлы капчык төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында ук һәлак була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, фаҗиганың шартлары ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү