Россиядә известьташтан офис, китап һәм бәдрәф кәгазе эшләп чыгаруга керешү планлаштырыла. Бу хакта “РИА Новости” проект авторы – икътисадчы Алексей Елсуков мәгълүматларына таянып яза.
Әлеге иннновацион проект быел җәен “Сильные идеи для нового времени” форумында тәкъдим ителәчәк. Шулай итеп, Россиядә, агач целлюлозасыннан гадәти кәгазь белән беррәттән, известьташтан һәм зыянсыз полимердан кәгазь җитештерүне җайга салу да карала.
“Известьташтан товар төрү өчен калын кәгазь, шулай ук офис, китап һәм хәтта бәдрәф кәгазе эшләп чыгарырга мөмкин. Илдә аны җитештерү җайга салынса, бәясе гадәттәге кәгазьнеке кебек һәм хәтта аннан арзанрак та булырга мөмкин”, – дип белдергән Елсуков.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Япониядә известьташтан кәгазь җитештерелә дә икән инде. Үзбәкстанның да бу җәһәттән зур гына планнары бар, чөнки анда да известьташ күп. Моннан тыш Төркия әлеге мәсьәләдә уйлана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat