Казанда яшәүче Резидә Һадиева якын арада бакчада эшләнергә тиешле эшләрне барлап, киңәшләре белән уртаклашты.
ҖИР ҖИЛӘГЕН ТӘРБИЯЛӘҮ
1нче өстәмә тукландыру
Яз көне кар беткәч, комплекслы ашлама микроэлементлар белән
2 нче тукландыру
Чәчкәләр сабагы чыга башлагач
1 чиләк тирес яки тавык тизәгенә 10 литр су өстәп ун көн әчетәләр. Аннан су өстәп ( яңгыр суы яхшырак) тирес суын алты тапкыр, кош тизәген 20 тапкыр сыегыйтайлар. 10литр сыегайткан суга 2 стакан агач көле өстиләр.
3 нче тукландыру
Чәчәкләр ата башлагач
2нче тукландыру шикелле, ләкин тиресне 8 тапкыр сыеклыйлар, кош тизәген 25 тапкыр.
4 нче тукландыру
Август уртасында (икенче ел өчен)
50 г суперфосфат, 2 стакан көлне 10 литр суда җебетергә кирәк.
Икенче төрле ысул
1\3 чиләккә кайнар су салырга, шуңа 1 чәй кашыгы бор кислотасы, ярты чәй кашыгы марганцовка, 13-15 тамчы йод, 2-3 аш кашыгы нашатыр спирты өстәргә.
Һәр төпкә 300-400 мл сыекча сибәргә.
Марганцовка, бор кислотасы салган 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина, ярты стакан көл өстәргә мөмкин.
САРЫМСАКНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ
1 нче ашлама кертү
Яз көне, сарымсак тишелеп чыккач та.
60 грамм мочевина, 90-100 грамм суперфосфат, 50-60 грамм калий сульфаты
яки сыегайткан тирес әчеткесе (1:10 исәбеннән тирес һәм су), кош тизәге әчеткесе (1:20 исәбеннән)
2нче ашлама кертү
25-30 көннән шул ук күләмдә, яки 200грамм көл 10 литр суга ( көлне 1 стакан кайнар су белән җебетәләр 1 көн), аннан соң 10литр су өстиләр.
Стимуляторлар кулланырга мөмкин: эпин – 2 ампула 10 литр суга, яки циркон –1 ампула 10 литр суга.
ТОМАТЛАРНЫ АШЛАУ
Беренче тапкыр үсентеләрне утыртканнан соң 2-3 атна узгач, икенчесе чәчәк ата башлагач ашлыйбыз.
Помидор үскән чорда 4-5 тапкыр ашлама кертү кирәк.
10 литр суга 40 грамм суперфосфат, 10 грамм аммиак селитрасы салабыз.
Бальзам ясарга да мөмкин:
1 чиләк тирес, яки 2\3 чиләк кош тизәге, 4 чиләк вакланган кычыткан, 1\3 чиләк агач көле, 3 литр сөт сывороткасы, 2 килограмм прессланган чүпрәне 200 литрлы мичкәгә салалар, тулганчы су өстиләр һәм ул ике атнадан әзер була.
1 төпкә 1 литр сыекча кирәк. Бөтен ашлауларны су сипкәч кенә уздырырга.
Башка культураларга да кулланырга мөмкин
Томатлар тизрәк өлгерсен өчен чәчәк атканда, бор кислотасы 5 грамм 10 литр суга яки йод 30-40 тамчы 10 литр суга сиптерергә кирәк.
Кыярларга тагын өстәп, 10 көн саен күбрәк уңыш алу өчен 1 литр сөткә 30 тамчы йод һәм 20г сабын салып сиптерәләр.
КАРА КАРЛЫГАННЫ МАЙ АЕНДА ТУКЛАНДЫРУ
10 литр суга 2 аш кашыгы калий монофосфоты салып болгатырга
Аны һәрбер төпкә 2 литр сибәргә. Уңышны да үстерә, авыруларга каршы торуны да көчәйтә.