Бакчачыларга бәхет: җир кишәрлеген бушлай рәсмиләштерү озайтылырга мөмкин

Бакчачыларга тагын бәхет елмаерга тора. Татарстан Росреестры хәбәр итүенчә, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү яки дача хуҗалыгы алып бару өчен тәгаенләнгән җир кишәрлеген бушлай рәсмиләштерү 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылырга мөмкин. Бу хактагы закон проекты Россия Дәүләт Думасында карала.

Белгәнебезчә, әлеге срок 2022 елның 1 мартына билгеләнгән иде. Әмма гражданнардан җирләрен бушлай рәсмиләштерергә теләүләре турында гаризалар һаман да килеп тора икән әле. «Бүген Татарстанда күп кенә бакчачыларның әгъза булулары турындагы кенәгәдән кала бернинди документлары да юк, – ди бу җәһәттән Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров. – Алар җирләрен ни сәбәпледер һаман да рәсмиләштерә алмаганнар. Монда, кагыйдә буларак, совет вакытында алынган участоклар турында сүз бара. Хәзер инде, срогы беткәч, җирне үзенеке итәргә теләүчеләр күбәеп китте, нишләрбез икән дип кайгыра башладылар. Яңа закон аларга бу эшне ахырына җиткерергә ярдәм итәр дип ышанабыз».

Әнә шуңа күрә дә белгечләр артык кайгырмаска, яңа законның гамәлгә кергәнен көтеп торырга кушалар. Яңалыклар моның белән генә бетмәячәк әле. Яңа документ нигезендә җирне рәсмиләштерүне күпкә гадиләштерергә җыеналар. Ә тавыш бирү телефон яки башка берәр элемтә чыганагы аша да үткәрелергә мөмкин. Бу гамәлнең дә уңай ягы бар, чөнки бакчачылык ширкәтләрен алып баруда төп инструмент – ширкәт әгъзаларының гомуми җыелышы. Гадәттә мондый җыелышларга күпләр килеп тормау ягын карый. Күрәсең, вакытларын әрәм итәсе килмидер. Соңгы вакытта килеп чыккан пандемия дә тискәре йогынты ясады. Бер урында күпләп җыелуның, чыннан да, куркыныч яклары юк түгел. Нәтиҗәдә ниндидер карар кабул итү өчен күп вакытта кворум җыела алмады.

Әлеге закон проектында шулай ук гомуми җирләргә өлешчә хокук рәсмиләштерү процедураларын җиңелләштерү дә каралган. Аерым алганда, кворум өчен 2-3 тавыш та җитәчәк.

Кайбер мәсьәләләрне яхшыртуны күздә тотып, төбәк дәрәҗәсендә дә закон проекты карала. Татарстан Дәүләт Советында әйтүләренчә, республикада коммерцияле булмаган бер меңнән артык бакчачылык берләшмәсе бар. Алар үзләренә миллионлаган татарстанлыны берләштерә. Соңгы биш елда гына бакчачылык һәм яшелчәчелеккә ярдәм итү өчен 2 млрд 750 млн сум акча бүлеп бирелгән. Быел  ул – 550 млн сум. Шулай ук субсидия бирү механизмы да эшләп килә. Закон чыгаручылар фикеренчә, боларның барысы да республикада бакчачылыкны үстерүгә һәм халыкның үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә  яхшы шартлар тудырачак.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү