Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада 27 апрельгә кадәр җылы һава торышы сакланачак.
Иртәгә, сишәмбе, 26 апрельдә төнлә +4…+9, көндез +18…+23 градус җылы булачак. Яңгыр явуы, яшен булырга мөмкин.
Чәршәмбе, 27 апрельдә төнлә +8…+13, көндез +18…+23 градус җылы булачак дип фаразлана, шулай ук яңгыр һәм яшен ихтималы бар.