Тынычланыр чак түгел. Татарстан Хөкүмәтендә 3 айлык акчаны санадылар

I квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанның берләштерелгән бюджетына 93,2 млрд сум акча кергән, шулардан 85 млрд – республика бюджетының үз керемнәре. Саннарга карап тынычланырга хакыбыз юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

– Үзгәрешләр начар түгел, әмма безнең моңа карап тынычланырга хакыбыз юк. Вазгыять начарланыр дигән фараз бар һәм, әлбәттә, без моңа әзер булырга тиеш, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Икътисадыбыз һәм безнең предприятиеләр моңа кадәр күрелмәгән басым кичерә. Санкцияләр күп нәрсәләрне үзгәртеп оештыруны мәҗбүр итә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, федераль исемлеккә Татарстанның система барлыкка китерүче 59 оешмасы кертелгән. Шуларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим. Тармак министрлыкларыннан һәм район җитәкчеләреннән бу юнәлештә аеруча игътибарлы булуны үтенде Президент. Финанс мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, санкцияләр аркасында, кайбер предприятиеләр эшлекле активлыгын киметә.

Акчасы бар, бакчасы кирәк: Татарстанда фундук үстерәчәкләр 

Аларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Юкса эшсезләр саны артмагае.
– Бурыч – эш урыннарын саклап калу. Хәзер тулы булмаган эш көнендә хезмәт итүчеләр саны 5,7 мең кеше, якын арада әлеге күрсәткеч артырга мөмкин, – диде Президент. – Предприятиеләрдәге торгынлыкның зуррак проблемалар китереп чыгаруы ихтимал. Законсыз башкарыла торган хезмәт мөнәсәбәтләрен киметү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Беркем дә тикшерми икән, тәртипсезлек башлана.
Президент искәрткәнчә, республикада салым буенча әҗәтләр күрсәткече үсә. I квартал нәтиҗәләре буенча ул 10,4 млрд сум тәшкил иткән (узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк). Бюджетка салым бурычының иң зур үсешенә юл куйган тармаклар арасында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать предприятиеләре, шулай ук транспорт өлкәсе предприятиеләре бар.
Республикада салым җыю эше турында тулырак Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2022 елның I кварталында, узган елның шушы ук аралыгы белән чагыштырганда, салым җыю 1,5 мәртәбә арткан һәм 317 млрд сумга җиткән. Шуның белән бергә салым түләүчеләрнең бурычы да үскән: 2021 елның беренче айлары белән чагыштырганда, 1,4 млрд сумга күбрәк. Моңа юл куймаска кирәклеген искәртте идарә башлыгы. Өстәп, шуны да әйтте: физик затлар арасында әҗәтлеләр саны 200 меңгә кимегән. Салым түләүчеләрдән килгән шикаятьләр дә әзәйгән. 2021 ел белән чагыштырганда, 7 процентка. Салым салу юнәлешендә бизнесның суд бәхәсләре саны да 18 процентка кимегән.

 

Фото: https://president.tatarstan.ru


Фикер өстәү