Таңсылуга ярдәм кирәк: «Кызыбыз өчен авыртуларсыз, матур тормыш башланыр, дигән өметебез зур»

«Акча җыяр өчен счет ачу җиңелләрдән бирелмәде. Социаль челтәрләргә реквизитларны куйганчы мең кат уйладык. Чөнки хәле безнекеннән күпкә авырраклар да күп. Моңа кадәр кызыбыз турында чит-ятларга әйткәнебез булмады. Ләкин сәламәтләнер өчен, яхшы табибларга күренергә, кыйммәтле дәвалану курслары узарга кирәк. Шуңа күрә тәвәккәлләргә булдык».    

Казанда яшәүче 3 яшьлек Таңсылуның әнисе Алисә Закирова башкаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен, кыенсынып кына, әнә шулай дип аңлата. Моңа кадәр алар болай да бар авырлык-мәшәкатьне сабыр гына үз җилкәсендә күтәргән. Ана кеше, гаиләсенә язылган сынауны да, күңелендә саклап, берничә ел чит-ятларга белгертмәде.

Кызчыкның әнисе Алисә белән «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бергә эшләдек. Шуңа күрә аның бәгырь җимешен ничек зарыгып көтүе, нарасыен карынында йөрткәндәге мәшәкатьләре  – барысы да күз алдында булды. Чыннан да, Таңсылу – әти-әнисенең сөеп, көтеп алынган көдрә чәчле, яратып туя алмас матур кызлары.

– Кызыбыз вакытыннан алда, 34 атналык чагында туды, – дип искә ала ул көннәрне Алисә. – Хастаханәгә кергәндә, анализларым начар, балага һава җитми иде. Хәлемне чамалап, баламны ярып алуларын үтендем, тик табиблар, кырт кисеп: «Үзең табасың», – диделәр. 10 сәгать авырганнан соң, кыенлык белән Таңсылуны үзем таптым. Балам 1970 грамм булып туды. Буе да кыска иде. Карында вакытта гипоксия кичергәнлектән, баш миенә кан сауганлыгын соңрак белдек. Ана булу шатлыгын кичерер урынга табиблардан бер кочак диагноз ишетергә туры килде.

Шуннан соң ана белән бала бер ай хастаханәдә дәвалана. Кызчыкның тормышының беренче көннәре, айлары авыр булса да, алга таба хәле яхшыра. Калган балалардан берничә айга соңга калып булса да, утыра, үрмәли, авазлар чыгара. 1 яшь тә бер айда әти-әнисен сөендереп, тәүге адымнарын да ясый. Тик тәпи киткәч, бер ай узуга, бер аягына дөрес басмавына игътибар итеп, баланы табибка алып баралар. Башта ортопед, яшь әти-әнине тынычландырып, ныклап йөреп киткәч, барысы да узар, ди. Тик тагын берничә айдан соң табиблар баланың аягында кимчелек барлыгын раслый.

– Күпмедер вакыттан соң кызыбызның уң аягы бер сантиметрга кыскарак булу, уң кулы да начаррак эшләве ачыкланды. 1,5 яшьтә уң якта гемипорез дигән диагноз куйдылар. МРТ нәтиҗәләре баш миендә киста барлыгын күрсәтте. Дәвалар алсак та, үзгәреш булмады. 2 яшен тутыргач, ДЦП диагнозы куйдылар. Әлеге авырлыкларны баш миенә кан саву белән аңлаталар, – ди Алисә.

Мондый авыр диагнозны ишеткәч, әни кеше аптырашта кала.

– Без ДЦП диагнозлы балаларның хәле бик авыр була, дип күзалларга күнеккән. Тик аның төрле дәрәҗәсе була икән. Карап торышка кызыбыз башка балалардан берни белән дә аерылмый. Шундый ук шук, шаян. Йөри, йөгерә, уйнарга, рәсемнәр ясарга ярата, аралашучан, акылы да сау-сәламәт. Тик аяклары бик тиз арый, еш кына сөртенеп егыла, аксый. Аягы авыртудан зарланып, елап уянган төннәре дә бар. Шуңа күрә, җиңеллек булсын өчен, әледән-әле дәвалану узып торабыз. Баштагы вакытларда дәвалануларның файдасы булыр да, барысы да артта калыр, дип уйлый идек. Тик вакыт барган саен, уңай үзгәрешләр күзәтелмәде, – ди Алисә.

Апрельдә алар Кырымда дәваланып кайтканнар.

– Анда нәкъ менә шундый балаларны уңышлы дәвалыйлар, тәҗрибәләре зур, табиблар да, тернәкләндерү дә көчле. Безнеке кебек диагнозы булганнарның күпчелеге операцияләрне шунда барып ясата. Чыннан да, дәваланудан соң уңай үзгәрешләр күрәбез. Йөрүе җиңеләйде, тонусы кимеде. Ләкин болар барысы да вакытлыча гына, – ди кызчыкның әнисе.

Алга таба Таңсылуны бик күп дәвалану курслары, зур операция көтә. Мин шалтыратканда да, Алисәнең кызы белән анализлар биреп кайтып килеше иде. Кабат Кырымга китәргә әзерләнәләр.

– Операцияне дә шунда ясатырга туры киләчәк. Аның вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. Ләкин никадәр алданрак ясатсак, шуның кадәрле яхшырак. Чөнки кызыбыз аягына дөрес басмау аркасында, аяк табаны дөрес формалашмый. Катлаулы операцияне тормышны мәҗбүри иминиятләштерү полисы буенча бушлай ясаячаклар. Аннан соң иң авыр һәм җаваплы чор – тернәкләнү башлана. Операциядән соң тернәкләндерүнең ике атнасы гына бушлай. Бу гына җитмәчәк, әлбәттә. Таңсылуга яңадан йөрергә өйрәнергә туры киләчәк. Шуңа күрә операциядән соңгы тернәкләндерү чыгымнарының күпчелеген үзебез күтәрәчәкбез. Әле аннан соң да даими рәвештә тернәкләнү узып торырга туры киләчәк. Операция, дәвалану тиешле дәрәҗәдә узган очракта, кызыбыз өчен авыртуларсыз, матур тормыш башланыр, дигән өметебез зур, – ди әни кеше.

Без дә кечкенә Таңсылуга сәламәтлек, бар авырлыкларны җиңеп чыгарга сабырлык телибез. Закировларга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Алисә Рәнис кызы Закирова исемендәге

Саклык банкы картасы: 4817 7602 0795 6503,

Тинькофф банкы картасы: 5536 9140 4710 9982,

«Ак барс» банкы картасы: 4000 7934 7675 9289.

Әлеге карталар 89991637874 телефон номерына беркетелгән.

Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 89172554853.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү