«Безнең авылда да тимер җене кагылган биш-алты егет бар»

Моннан берничә ел элек Арча мәдәният йорты каршындагы мәйданда район кулибиннары ясаган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырганнар иде. Хәтта мини-комбайннарга хәтле бар иде анда. Эшкә бик хирыс безнең халык. Шундыйларның берничәсе белән якыннан танышырга ниятләп, туган якларга кузгалдым. Күптәнге дустым, умартачы Ядкарь Мөхәммәдиев бервакыт: «Безнең авылда да тимер җене кагылган биш-алты егет бар. Кил, үзем таныштырырмын», – дигән иде.

Каршы алды ул безне туган авылы Түбән Атыда. Урамнарда, шаулап, гөрләвекләр ага, минем машина бөтен җирдән уза алмас дип, без Ядкарьнең «УАЗ-патриот»ына кереп утырдык. «Без» дип «Арча хәбәрләре» газетасы хезмәткәре Ильяс Фәттаховны да күз алдында тотып язуым иде.

Ильяс юлда барганда ук, кулибиннарның районда бик ишле булуын әйткән иде. Аларның санын төгәл генә әйтә алмады, йөздән артык дип язсаң ялгышмассың, диде. Район газетасы авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә Арча уйлап табучылары арасында бәйге игълан иткән икән, хәзер алар ясаган техниканың рәсемнәрен кабул итәләр. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, техника парады оештырмакчылар. Кем әйтмешли, күрәселәр бар икән әле.

Ядкарь безне иң әүвәл Ризуан Гатауллин янына алып барды, башкалары эштә булып чыкты. Ризуан Урта Атыда яши, Түбән Аты белән бу авылны һаман да буташтырам әле. Чөнки аларны инеш аша салынган кечкенә күпер генә аерып тора. Ике авыл арасы нибары унбиш-егерме адым булыр. Бер-беренә елышып дигәндәй утырган мондый авыллар бүтән юк бугай ул. Арчада гына түгел, бөтен Татарстанында, диюем. Һәм икесенә бергә биш-алты кулибин яшәгәннәре дә юк. Әле уйлап табучылар саны артуга да бара икән. Ризуанның оныгы Айназ да – тимер җене кагылган егет. Күптән түгел бер иске матай сатып алып, үзе сүтеп җыйган. Кыскасы, бабасы шөгыленә яшьли күңеле төшкән. «Дөрес кеше» булыр өчен, һәркем ни белән булса да шөгыльләнергә тиеш, дип саный Ризуан. Үзе гомер буе колхозда трактор, комбайнда эшләгән, шул ук вакытта нәрсәдер уйлап табарга, нидер ясарга тырышкан. Колхозлар таралгач та аптырап калмаган, сигез сыер асрый башлаган һәм хатыны Розалиягә эшне җиңеләйтү өчен, саву аппараты ясап биргән. Аннан соң он тарту өчен тегермән дә ясаган. Безне лапаска алып кереп, анысын да күрсәтте. «Кибеттән алган тегермән моның янында чүп кенә, ә дигәнче биш чиләк он чыгара да куя», – ди. Ташландык суыткыч моторыннан компрессорлар да ясап куйган. Сарае тулы тимер-томыр, иң кызыгы: һәрберсенә кирәк урын таба Ризуан.

Мин аның исемен «Ризван» дип язмакчы идем, юк, паспорттагыча булсын, диде. «ВКонтакте» аккаунтында да, «Ютуб» каналында да Ризуан дип язылган. «Исемне бозып язсаң, мине таба алмаячаксың», – дип кисәтеп тә куйды егетебез. Дөресен әйткәндә, миңа бераз оят булып китте. Гомер буе редакцияләрдә эшләп, интернеттан Ризуан кебек файдаланганым юк. Ул, үзе ясаган мотоблокларны, мини-тракторларны рәсемгә төшереп, социаль челтәрләргә, «Ютуб» каналына куя, ерак чит илләр үк булмаса да, элек СССРга кергән союздаш республикаларда яшәүчеләр белән аралаша икән. Тегеләре моннан киңәш сорап язалар, ди. Ә күрше-тирә авыллар тәҗрибә уртаклашырга килә. Кыскасы, кеше өзелми аның яныннан.

Без килгәндә дә бер яшь кенә егет бар иде. Таныштык. Фәнил исемле икән, фамилиясе – Кәримов. Казанда Теннис академиясендә слесарь-сантехник, эретеп ябыштыручы булып эшли. Казанга эшкә өч көнгә бер бара һәм буш көннәрен авылда тимер-томыр арасында уздыра. Быел беренче мәртәбә мини-трактор ясаган һәм карап китә алмас микән дип, Ризуан абыйсы янына килгән. Ә тегесе шаярткан була, янәсе, аяклар да авыртып тора, сиңа хәтле барып җитеп булмас. «Үзем күтәреп алып менәм, өеңә хәтле күтәреп алып төшәм», – ди Фәнил, елмаеп. Ризуанның ярдәмсез калдырмаячагын белә ул. Ядкарь машинасында бардык Фәнилгә. Остазы аңа үз киңәшләрен бирде. Игътибар белән тыңласам да, аларның сөйләшкәннәрен бик үк аңлап бетермәдем. Үзләренә генә хас телләре бар кебек тоелды.

Бер уйлаганда мини-трактор бик үк катлаулы механизм түгел кебек. Әмма Ризуан аны үзенчә бөтенләй үзгәртеп бетергән. Детальләрендә чит телдә язулар шактый. Кыскасы, бу авылдагы мини-тракторлар бер «җыелма образ» кебек. Ризуан әйтүенчә, мәсәлән, кибеттән сатып алган техника бернәрсәгә дә ярамый.

– Алай булгач, нигә эшләп чыгаралар соң аларны? – дим.

– Акча эшләү өчен, – ди Ризуан. Аның сүзләре белән килешеп бетәсе килми. Әмма, гел үзенекен тукый егет. «Тәмам камилләштереп бетермичә, эшкә яраксыз алар», – ди. Белмим, бәлки, арттырадыр да. Әмма тракторның нинди детальләрен алыштыруы, нәрсә өстәүләре турында сөйли башлагач, ышандыра тагын. «Кибеттән алганда, хәтта двигательне каплап бетерерлек капоты да, тәгәрмәчләрнең крылолары да юк иде», – ди. Аның тракторлары «үзе суга, үзе җилгәрә» дигәндәй, күп төрле эшне башкара, өстәмә агрегатларны да үзе ясаган. Сукалый да, тырмалый да, печән дә чаба, чабылган печәнне төяп алып та кайта, бәрәңге дә утырта. Барысын да, үзе әйтмешли, кирәксез дип ташлаган тимер-томырдан эшли Ризуан. Мондый кешене «Кулибин» дими, кем дисең инде.

Сүз уңаеннан, Иван Кулибин турында безгә мәктәптә укыганда ук шактый мәгълүмат биргәннәр иде. 1735 елда Түбән Новгород губерниясенең бер авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туган Иван Петрович Кулибин үз заманасының атаклы уйлап табучысы, механигы исәпләнгән. Үсмер чагында ук үзлегеннән слесарьлык, токарьлык һөнәренә өйрәнгән ул. 34 яшендә инде Петербург Фәннәр академиясенең механика остаханәсе мөдире итеп билгеләнгән. Күпер проектлары, механик суднолар, искитмәле автоматлар эскизлары, педаль әйләндереп хәрәкәткә килә торган машиналар, тагын әллә нәрсәләр уйлап тапкан бу шәхес мәгълүм фильмда Чапаев әйтмешли, «академиев не кончал», ул халык арасыннан чыккан уйлап табучы булган. Бәлки, чагыштыруым бик урынлы да булмас, Урта Аты егете Ризуан да махсус белем алмаган. Арча кулибиннары, гомумән, табигать биргән талантка ия. Ризуан да бернинди сызымнарсыз эшли.

«Кайвакыт тәмәке тартып утырганда да башка уй килә. Бу техниканы тагын да камилләштерергә була бит, дип сүтә, кайбер механизмнарын үзгәртә башлыйм», – ди. Мәсәлән, басу юлларында тизрәк йөрсен өчен, дизель двигателен бензинга көйләү аның өчен берни дә тормый. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен, үзе әйтмешли, модернизировать итми булмый. «Кыш уздыру ай авыр!» – дип зарланып алды әле. Чөнки, җылы остаханәсе юк, ә баш та, куллар да эш сорый. Эшсезлектән авыруга сабышам, ди. Тимер белән эшли башлауга бөтен сырхаулары юкка чыга икән.

Җылы язны, җирнең кардан арынуын көтеп яши Ризуан, тизрәк үзе ясаган техникага утырасы килә. Тормыштан зарланмый ул. Хатыны Розалиягә дә: «Нинди генә еллар килсә дә, ачка үлмәячәкбез», – ди икән.

Тик менә бер нәрсә борчый аны. «Авыл халкы, бигрәк тә безнең татар бик тырыш, эшчән бит ул. Терлек тә асрый, җиләк-җимеш, яшелчә дә үстерә. Артыгын сатасы да килә, тик мөмкинлекләр чикле. Безгә дәүләт ярдәме җитми», – дип куйды.

Бу – күптән килгән «койрыклы» проблема. Элекке заготконторалар бетте, алар урынына кооперативлар оештыру турында сүз чыккалый үзе, тик чыккалый да бетә. Безгә Мисыр бәрәңгеләре кайтару отышлырак микәнни, дип тә уйлап куям. Ә хәзергә авыл халкы эшли әле, аның авыл хуҗалыгы продукциясен, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксынучы, бакча эшләрендә авылдашларына бушлай ярдәм итәргә торучы кулибиннары да бар. Ә иртәгә нишләргә? Авыл бетә, дип зарланып утырганчы, аңа ярдәм кулы сузсак, әйбәтрәк булыр иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү