Язгы игелек атнасы: кем күчтәнәч тарата, кем өй юа

Балтач эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар егерме елга якын инде районда яшәүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чын күңелдән» хәйрия чарасы үткәрә. Берничә өлештән торган бу чара, зур бәйрәмгә әйләнеп, оттырышсыз лотерея, күптөрле уеннар уздырып, кыскасы, катнашкан һәр бала бүләкле дә, күчтәнәчле дә булырлык итеп оештырыла иде.

Әмма соңгы еллардагы вазгыять үзгәреш кертергә мәҗбүр итте. Быел алар шундый 150дән артык баланы тәм-томнар тулы пакетлар белән сөендерде. Күчтәнәчләрне өйләренә үк илтеп бирделәр. Бу изге эштә аларга халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярдәмгә килә.

– Соңгы елларда «Чын күңелдән» хәйрия чарасына балалары Гөлнара һәм Рамил гаиләләре дә теләп кушыла, әти-әниләре башлаган бу изге гамәлнең дәвамлы буласына шик юк, – ди «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева. – Быел бу чара язгы игелек атнасына туры килүе белән дә башкаларга үрнәк булды.

«Наз»да эшләүче социаль хезмәткәрләр дә бу көннәрдә әлеге атналыкта катнашкан. Елның-елында бу чорда кызлар үзләре тәрбия кылган өлкәннәрнең өйләрен, тәрәзәләрен юа, буйый, ишегалларын-бакчаларын чистарта, тәртипли. Үзләренә генә түгел гаилә әгъзаларына да эш җитәрлек.

– Быел бу атналык дини бәйрәмнәргә әзерлек чорына туры килде. Шуңа күрә христиан динендәге өлкәннәр яшәгән өйләрнең барысын да Пасхага юып-чистартып өлгертү өчен, кызларыбыз бик тырышты. Башка авылларда да инде күпчелек өйләр юылды, тирә-юньнәре чистартылды, бәрәңге утыртучыларның бәрәңгеләре чыгарылды, нигезләре тәртипкә китерелде. Быел кышын да кызларга эш күп булды, карларны вакытында көрәп, язын вакытында канаулар казып та, өлкәннәргә борчылырга урын калдырмадылар, – дип дәвам итә Гөлнара ханым.

Үзәк карамагында ялгыз һәм караучысыз калган 226 кеше бар, аларга 34 хезмәткәр өйгә барып ярдәм күрсәтә. Һәр йортта аларны үз балалары кебек көтеп торалар.

Нөнәгәр авылында өлкәннәргә күп еллар хезмәт күрсәтүче Рамилә Гомәрова турында Әхмәтхан абый Шәфигуллин: «Ярый әле Рамиләбез бар. Үз балаларыбыз булмагач, картлыгыбыз өчен бик кайгырган идек. Мондый рәхәт, бәхетле тормыш насыйп булыр дип уйламадык та. Егерме елга якын инде Рамилә безне үз әти-әниседәй хөрмәтли. Аның тырышлыгы белән чип-чиста өйләрдә яшим, чип-чиста урын-җирдә йоклыйм… Ул килеп керүгә, өйләр яктырып китә… Кызганыч, җәмәгатем генә вафат булды», – ди әнә.

Гөлҗиһан апа Фәрзетдинова да еш кына аны коймаклар пешереп көтеп тора икән. Мич коймагын аның «фирменный» ризыгы, диделәр. Авылда берәр бәйрәм булса, заказ биреп тә пешертәләр, болай гына да, тансыклаганнан сораучылар да бар. Ул: «Иртән йокыдан уянуга, Рамиләне көтә башлыйм, – ди. – Бик якын кешемә әйләнде инде ул. Эшенә дә сүз тидерерлек түгел. Бик кешелекле, башкаларны аңлый да белә. Аның белән бөтен нәрсәне сөйләшеп була. Акыллы киңәшләрен дә бирә. Безнең бәхетебезгә безгә насыйп булган, дим инде. Ул шулай тырыш булганга, бөтен эшне кешедән алда да эшләп барабыз әле…»

Гөлсинә Хәбибуллина, Балтач


Фикер өстәү