Марат Хөснуллин Мәскәү – Казан – Екатеринбург юлын төзү өчен күпме акча тотыласын әйтте

М12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург трассасын төзү 800 млрд сумга төшәчәк. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бу хакта РБК хәбәрчесенә әйткән.

«Гомуми сумма 800 млрд сумнан артык. Бәяне арттыруның ике сәбәбе бар. Беренчесе – төзелеш материалларының кыйммәтләнүе, икенчесе – юлны Екатеринбургка чыгуны исәпкә алып озайттык, бу да өстәмә чыгым”, – дигән Хөснуллин. Юл салына торган кайбер урыннарда карст токымнары табылган.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төзелеш эшләре графиктан 5%ка калыша. Аның сүзләренә караганда, төзелешне 3-3,5 ел эчендә тәмамларга һәм юлны ачарга ниятлиләр.
Моңа кадәр М12 юлын төәү өчен якынча 622 млрд сум акча кирәк булыр дип фаразлаганнар иде.


Фикер өстәү