Ике бала белән бер тәрбиячене үтергән егет үзе дә шул ук бакчада тәрбияләнгән булган

Ул тәрбиячеләреннән дә, яшьтәшләреннән дә беркайчан зарланмаган.

Ульяновск өлкәсенең “Рябинка” балалар бакчасында атыш оештырган Руслан Әхтәмов сабый чагында шушы мәктәпкәчә учреждениегә йөргән. Әти-әнисе әйтүенчә, малай тәрбиячеләреннән дә, яшьтәшләреннән дә беркайчан зарланмаган.

Аның бөтен проблемалары мәктәптә башланып киткән. Авыр сөйләшкәнлектән, башка балалар белән аралашмаган. Мәктәп психологы белән эшләү дә нәтиҗә бирмәгән: малайны дистанцияле укытуга күчерергә мәҗбүр булганнар. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң техникумга киткән. Берникадәр вакыт узуга, янә мәктәпкә әйләнеп кайткан. Бик начар укуы сәбәпле, 10нчы сыйныфта мәктәптән  җибәрелгән. Соңыннан башка бер көллияттә хисапчы һөнәренә көчкә укып чыккан.

Әхтәмов соңгы вакытларда әбисе белән яшәгән. Беркайда да эшләмәгән, вакытын башлыча компьютер янында үткәргән. Әти-әнисе әйтүенчә, корал белән беркайчан кызыксынмаган. Күршесе Александр Дронин ауга барырга кыстагач та, исе китмәгән.

Фаҗигагә ике көн кала, үтерүче әнисеннән тынычландыргыч дару сатып алуын сораган. Ә тугыз ел элегрәк – хәрби комиссариатта тикшерү узганнан соң психиатрга учетка куелган. Тик дарудан соң үземне начар хис итәм, күземә әллә нәрсәләр күренә башлый, дип, табиблар язган препаратлардан баш тарткан булган.


Фикер өстәү