Зур сугышка таба барабызмы?

Яңа атна дөньякүләм вакыйгаларның тагын да кайнарлануы белән старт алды. Кызганыч, иң киеренке вакыйгалар Россиянең көнбатыш чикләрендә куера. Финляндия һәм Швеция, Мәскәүнең бик кисәтүенә кармастан, НАТОга таба борылдылар.

Моңарчы гел нейтралитет саклаган һәм Россия белән актив хезмәттәшлек иткән бу илләрнең Төньяк Атлантик блокка кушылуы – Мәскәү өчен бик зур минус ул. Финляндия чигеннән Петербургка кул сузымы гына, Мәскәүгә дә ерак түгел. Англия һәм башка кайбер державалар бу дәүләтләргә, НАТОга кушылганчы ук, югары технологик корал белән үз хәрбиләрен китерәчәкләр дигән хәбәрләр дә бар.

Дүшәмбе кичендә Молдовада хәл киеренкеләнде. Россия контролендәге Приднестровьеда дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы бинасына граната аттылар. «Путин в Telеgram» каналы сишәмбе иртәсендә  Приднестровьеның Парканы авылында шартлаулар ишетелүен хәбәр итте. Румыниянең Молдовадагы вазгыятькә Төркия белән бергәләп йогынты ясарга җыенуы турында имеш-мимешләр таратылды. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы бу уңайдан тынычландыргыч белдерү таратты. «Россия Приднестровьедагы вазгыятьтә киеренкелек арту куркынычын күрми», – дип әйтелә ул белдерүдә.

Бер үк вакытта тышкы эшләр министры Сергей Лавров берничә мөһим игълан ясады. Өченче Бөтендөнья сугышы башлану ихтималы турында: «Куркыныч җитди һәм реаль», – диде, атом-төш коралын куллану куркынычының зур булуын әйтте. Әмма Мәскәү дипломатиясе бу юлы андый дәһшәтне булдырмый калу ягын куәтләде, атом күсәген селтәмәде. Министрның: «Украинага корал китереп, НАТО Россия белән прокси сугышка кушыла», – дигән сүзләре сагайта, әлбәттә. Башка илнең мөмкинлекләреннән файдаланып, читтә сугыш оештыру дигән сүз бу. Чынлап та, соңгы көннәрдә Украинага Көнбатыштан авыр хәрби техника һәм яңа технологик кораллар күпләп китерелә.  «Путин в Telegram» каналы Киевка бирелгән яңа Америка ракетасы AGR-20нең Россия радиоэлектрон көрәш системаларын (РЭБ) әйләнеп уза торган итеп эшләнүе турында яза. Phoenix Ghost дип аталган яшерен корал хакында әлегә Россиядә мәгълүмат та юк икән. Аны яңа камикадзе-дрон булырга тиеш дип уйлыйлар. Элек Украинага китерелгән дроннарга караганда ераккарак оча алуы белән аерылып тора дип санала. Әлегә Брянск өлкәсендәге нефть базасында янгын нилектән чыгуын да аңлатып бетерә алмыйлар. «Российская газета»ның  Telegram каналы беспилотниклар һөҗүме булырга мөмкин дигән фараз гына белдерә. Мәйданга күп санда беспилотниклар һәм барражирлаучы дроннарның чыгуы конфликт мәйданының кан коелышлы һәм югалтулы булачагын вәгъдә итә. Польшаның Жешув аэродромына исә корал төягән хәрби-транспорт очкычлары АКШтан да, Бөекбританиядән дә күпләп төшеп утыра.

Көнбатыш илләре актив рәвештә Россия дипломатларын куып чыгаруны да дәвам  иттерә. «Российская газета»ның  Telegram каналы, махсус операция башланганнан соң, 28 илдән 400ләп дипломатның кайтарып җибәрелүен хәбәр итә. Россиянең АКШтагы Хьюстон каласында урнашкан генераль консуллыгына янаулар килә, дип тә яза. Дипломатларның андый масштаблы сөрелүен тарих хәтерли микән, бу юллар авторына мәгълүм түгел. Менә бу хәлләр барысы да без яшәгән илнең зур сугыш мәйданына әверелү ихтималлыгына ишарә итәләр. Әмма өметләник: аек акыл ахыр чиктә өстен чыгар. Бу юллар язылган сишәмбе көнне Әрдоган яңадан Путин белән сөйләшә. Төрек лидерының элемтәсе гадәттә нәтиҗәле була. Лавров та Украина белән конфликтның килешү белән тәмамланчагын анонслады.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү