Май бәйрәмнәрендә Казанга 100 меңнән артыграк турист килүе көтелә

Бу чорда кунакханәләр 60–90 процентка тулачак дип белдерде «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Казандагы кунакханәләрдә барлыгы 16 меңнән артык туристка җитәрлек урын бар. 30 апрельдән 3 майга кадәр бәйрәм көннәренә Казан кунакханәләрендә инде урын калмаган. Бу хакта Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов хәбәр итте. “Сезон буена ничә турист киләсен әлегә әйтә алмыйм. Май бәйрәмнәрен уздырып җибәрик, шуннан соң күз күрер. Кунаклар күп килер дип уйлыйм, инде хәзердән үк кунакханәләрдә буш урыннар кими башлады”, – диде ул.


Фикер өстәү