Татарстанда 34 яңа ял итү объекты ачылачак

Республикада ял базалары, кэмпинг һәм глэмпинглар, шәһәр читендәге кунакханәләрнең саны артачак. Бу хакта “Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция” департаменты җитәкчесе Оксана Саргина хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада 4500 урынга исәпләнгән барлыгы 287 ял итү объекты (глэмпинг һәм кемпинглар, ял базалары һәм шәһәр яны кунакханәләре) бар. 2021 елда аларда 20 меңнән артык кеше ял иткән. 2022 елда исә алар 75 мең кешене кабул итәргә әзерләнә.

Әйтик, яңа кемпинглар Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Югары Ослан һәм Баулы районнарында ачылачак.


Фикер өстәү