Кредит алганда мәҗбүри «страховка» рәсмиләштергән өчен банк бер иргә 100 мең сум штраф түләячәк

Кредит алучыны Роспотребнадзор белгечләре яклап чыккан.

Бөгелмә банкы бер ир-атка кредит рәсмиләштергәндә гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерүне көчләп такканы өчен аңа 100 мең сумнан артыграк акча түләячәк. Суд карары үз көченә кергән дә инде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Административ эш материалларына караганда, банк, законны бозып, куллану кредиты килешүенә клиентның хокукларын кысардай шартлар керткән. Займ алу өчен конкрет компаниядә гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү мәҗбүри шарт итеп куелган.

– Кредитны өстәмә хезмәт күрсәтүләрсез генә алу хокукыннан мәхрүм итү кулланучының хокукын кысу булып тора. Кредит килешүенә кулланучы хокукын кысардай шартлар кертү аңа страховка акчасы һәм страховкага исәпләнгән процентлар күләмендә мөлкәти зыян китергән, – дип басым ясап әйткән Роспотребнадзор белгечләре.

Нәтиҗәдә банк административ җаваплылыкка – штрафка тартылган. Оешма җитәкчесе исеменә, закон бозу сәбәпләрен һәм шартларын юк итү таләбе белән, күрсәтмә чыгарылган. Әмма банк, моның белән килешмичә, карарны юкка чыгару үтенече белән Мәскәү арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Ләкин банкның үтенече канәгатьләндерелмәгән.


Фикер өстәү