«Әни йөрәге ничек түзгәндер?»

Мамадыш районының Кече Сон авылыннан Миңсылу апаның кызы Гөлсинә ел саен Сабантуйда үзе иҗат иткән «Әнием яраннары» җырын җырлый икән. Хәер, ул гынамы соң? Бөтен нәсел-нәсәпләре белән сәхнә тота алар. Юкка гына районда «Музыкаль гаилә» исемен яуламаганнар бит инде.

Ә күптән түгел Йосыповлар гаиләсе тагын бер җиңүгә лаек булды. Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты оештырган «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленең Сабада узган зона ярышында призлы урынны алды. Аларның шәҗәрәсе күренекле татар композиторлары Яруллиннар нәселенә дә барып тоташа. Шуңа да җырлы-моңлы гаилә булуларына бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Егерме биш ел туган җирендә укытучы булып эшләгән, хәзер Кече Сон авылы җирле үзидарәсе сәркатибе вазыйфасын алып баручы Венера ханым сүзен әнисен искә алудан башлады.

– Иии, гомерләр, кай арада үтеп китте соң бу? – дияр иде әни. – Кай арада үсеп, кай арада таралышып та беттегез, – дип тә өстәп куяр иде. Олыгайгач, шулай тиз үткән кебек тоелгандыр инде. Бик күпне күргән безнең әни. Ятимлек ачысын да татый. Әбиебез Хәмдениса тәрбиясендә үсә. Әбекәй бик дини кеше була, дин тыелган чагында да өендә җомга намазлары укыта, абыстай булып та йөри, балалары да дини тәрбия алып үсә. Әтиебез Хөснулланың да әтисе сугышта һәлак була. Шулай итеп, ике ятим кавыша да олы тормыш йөген бергәләп тарта башлый.

Гаиләдә бер-бер артлы алты бала туа. Ир белән хатын икесе дә, көнне төнгә ялгап, «таяк»ка фермада эшлиләр. Миңсылу апа сыер сава, Хөснулла абый ат җигә.

– Өч чакрым араны җәяүләп көненә дүрт тапкыр узарга туры килә аларга, – дип дәвам итә Венера ханым әнисе белән әтисе турындагы истәлекләрне. – Ул вакытта юллары да нинди бит: сазда итек батып кала, буранда билдән кар ерып йөрергә туры килә. «Әле ярый өйдә әбиегез бар иде. Бөтен эшне барлап, балаларны мәктәпкә озатып-каршы алучы булмаса, ничек үсәр иде ул алты бала!» – дип, гел яхшы сүз белән искә ала иде әни әбине.

Миңсылу апа белән Хөснулла абыйга сугыштан соңгы авыр елларда өч сыйныфтан артык укырга мөмкинлек булмый. Шуңа күрә балаларына: «Тырышып укыгыз, боттан саз ерулары бер дә рәхәт түгел», – дип, еш кабатлыйлар. Ә балалар, чыннан да, әйбәт тә укыганнар, тәртипле дә булганнар. Гап-гади авыл хатыны балаларын тәрбияләүдә оста педагог та була белгән. Җырга-моңга, спортка да мәхәббәт уяткан.

Акчаны тиенләп санаган чак булса да, бервакыт әниләре тальян гармун күтәреп кайта. Янәсе, малайларны гармун уйнарга өйрәтә. Әни кеше үзе дә кимен куймый: гармунны кычкырткалап, балаларын биетеп алырга да ара таба. Малайлар уйнарга өйрәнгәч, кызларның да гармун уйныйсы килә башлый. Әти кеше: «Кызлар эше түгел ул, әнә ашарга пешерергә өйрәнегез, юыгыз, җыештырыгыз», – дия диюен. Кызлар барыбер әтиләре өйдә юк чакта, мунчада, чоланда дисеңме, барысы да гармун уйнарга өйрәнәләр. Әтиләре ул арада колхоз умарталыгында эшли башлый, балалар анда да зур ярдәмче булалар. Алга китеп шунысын да әйтик: кызлар, кияүгә чыккач та, барган хуҗалыкларында умарта асрыйлар.
Шулай итеп, балаларның канат чыгарыр вакытлары да җитә. Иң олысы, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанга, пединститутның физмат бүлегенә укырга китә. Әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, калганнары да, югары уку йортларын тәмамлап, педагог булып эшлиләр. Уңган-булган егет-кызлар бер-бер артлы үз төбәкләрендә тормыш коралар. Ә төпчек малай Рәүф төп нигездә кала, әтисе һөнәрен сайлап, умартачы була.
Тормыш гел шатлыктан гына тормый. Миңсылу апа бала югалту ачысын да татый. Уразбахты авылында физика укытучысы булып эшләүче олы улы Рәхимулла, районнан укытучылар җыелышыннан кайтканда, фаҗигале төстә һәлак була.

– Әни йөрәге ничек түзгәндер? – дип, күз яшьләренә ирек бирә Венера ханым. – Менә шул юлдан кайтып керер төсле, дип тәрәзәдән карап,  үлгәнче абыебызны көтте ул. Калганнарыбыз, шөкер, исән-саулар, менә дигән итеп яшибез, һәрберебез 3–4 бала үстерде, оныклар сөябез.

Зур гаиләдә барысы да җырга-моңга гашыйк булгач, яшәве тагын да рәхәтрәк дип уйлый Венера ханым. Бергә җыелгач, һәркайсы үз һөнәрен күрсәтергә ашкынып тора икән. Ә һөнәрләр төрледән-төрле. Апасы Фираяның кызы Алсу Алабуга мәдәният көллиятендә белем ала, берничә төрле музыка уен коралында уйный. Гөлсинәләре шигырьләр, җырлар язып сөендерә. Аның улы Хәлил Казан мәдәният институтында укый, ул да җырлар яза. Венера үзе дә, төпчек кызлары Әлфинә дә, аларның балалары да бик матур җырлыйлар. Оныклар арасында шигырь язучы да, җырчы да, биюче дә, акробат та бар икән. Авылдагы бер концерт та алардан башка узмый, ди. Эштә дә сынатмыйлар. Бу җәһәттән  Венера ханымның да яхшы хезмәте өчен бирелгән дипломнарын, Мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел.

«Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән зона фестивалендә катнашырга тәкъдим ясагач та, алар бердәм булуларын тагын бер кат бөтен республика алдында күрсәтә алдылар. Шәҗәрәгә нигезләнеп, сәхнәгә барысы бергә чыгып, нәсел-нәсәпләре турында хикәят сөйләделәр. Сөйләп кенә калмадылар, төрле һөнәрләргә ия булулары бик тә ярап куйды шунда.

Төптәнрәк уйлап карасаң, болар барысы да – гади авыл хатыны белән агаеның тәрбия җимешләре бит. Алар вафат инде, балаларыннан бары тик дога өмет итәләр. Монысы да аклана. Үзе дә соңгы көннәренә кадәр абыстай булган Миңсылу апаның дин юлындагы балалары, биш вакыт намаз укыганда, әти-әниләрен, әби-бабаларын догадан калдырмый. Сүз дә юк, бу гамәлләре аларның үзләренә дә бәхет, шатлык, бәрәкәтле тормыш китерә, дип уйларга кирәк.

Нәсел-нәсәпләрен барлауны дәвам иттерә алар. Алты буынга кадәр ачыклаганнар инде. Җиде буынга кадәр барып җитәргә, аннан ары да китәргә хыялланалар. Моның өчен архивларда утырырга исәплиләр. Венера ханым әйтүенчә, оныклар бик кызыксына икән. Ә яшьләрнең башына кергән әйбер тормышка ашмый калмый инде ул.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү