Рөстәм Асаев: «Бу бүләкне көттем, әмма менә хәзер бирерләр дип уйламаган идем»

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевка халык артисты исеме бирелгән. Шатлыклы хәбәре белән котларга теләп, җырчының үзенә шалтыраттык. Баштарак ул ышанмыйча торды. Документын күрсәтмичә, ышанмыйм, диде. Ә аннары инде шатлыгыннан сөйләп китте.

– Без авылда идек әле. Балалар да монда. Бу бүләкне көттем инде. Әмма менә хәзер бирерләр дип уйламаган идем, – ди ул. – Бу бүләкне миңа караганда халык көтте. Тамашачылар еш кына гел сиңа халык артисты исеме кирәк дияләр иде. Вакыты җиткәч дип килдем. Менә вакыты җиткән икән! Дөрестән тә, җиңел генә бирелмәде ул. Күпме хезмәт ителде, күпме иҗат юлы үтелде. Хезмәтемне бәяләгән өчен бик шатмын. Әлеге зур исемне алу җаваплылык өсти. Алга таба тырышып эшләргә, халкыма, Ватаныма хезмәт итәргә язсын!

Рөстәм Асаев: «Талант белән генә тормыш алып барып булмый»


Рөстәм Асаев: «Бу бүләкне көттем, әмма менә хәзер бирерләр дип уйламаган идем»” язмасына фикерләр

  1. Котлыйм, бик лаек бу исемгә. Татарстанда Ильшат Валиев дигән бик матур тавышлы җырчы бар, халык җырларын бик моңлы ,җиренә җиткереп башкара. Аның шушы көнгә хәтле атказанган дигән исеме дә юк. Ни җыры, ни моңы, ни тавышы булмаган Грейга хәтле исем бирделәр. Ник Ильшатны күрми икән культура министрлыгы???

Җавап Отменить ответ