Владимир Путин дарулар һәм медицина әйберләрен билгеләү буенча бердәм реестр кертү бурычын куйган

Бу җәһәттән башкарылган эшләр турында быел 15 сентябрьгә кадәр дәүләт башлыгына җиткереләчәк.

Россиядә дарулар, медицина әйберләрен һәм сихәтле махсус ризыклар билгеләү буенча бердәм федераль реестр кертү күздә тотыла. Президент Владимир Путин шундый бурыч куйган.

Моннан тыш сырхауларга табиблар тарафыннан консультацияләр бирү, билгеләнгән даруларны-дәвалануны үзгәртү өчен дистанцияле технологияләрне, даруларга электрон рецептлар бирүне этаплап гамәлгә кертү күздә тотыла.

Кремль сайтындагы хәбәргә караганда, җаваплы кешеләр бу җәһәттән башкарылган эшләр турында быел 15 сентябрьгә кадәр дәүләт башлыгына җиткереләчәк. Шуннан соң кварталга бер тапкыр хисап тотачак.


Фикер өстәү