Фәрит Мөхәммәтшин: «Хокуклар турында сөйләргә яратабыз, кайвакыт бурычларны онытабыз»

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент дәресләре кысасында узган иҗади бәйгегә йомгак ясаганда, әнә шулай диде. Быелгы дәресләр «Мин – гражданин. Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темага багышланган инде.

Бәйгедә быел 374 укучы катнашкан. Дәүсоветта иң яхшы эссе, инша язучы, рәсем ясаучыларны бүләкләделәр. Лаеш районындагы Нармонка мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Розалия Вафина укучылары дүртенче ел рәсем бәйгесендә катнаша. Бер ел да җиңмичә калмыйлар икән. «Быел өч бала катнашып, берсе республика этабына үтте. Идеяне без бирәбез. Алар үз хокукларын рәсемнәрдә чагылдыра», – диде Розалия Вафина.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләренең 16 ел элек башлануын әйтте. «Балаларга кирәк бу. Мәктәпкә депутатлар килеп, Конституция, аның үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, укучыларга бик кызык. Үзем дә парламент дәресләре уздырдым, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Гади генә сораулар бирмиләр. Гади заманда яшәмибез. Өегездә дә илдәге хәлләр турында сөйләшәсездер. Әти-әниләрегез дә, сез дә борчыласыздыр. Без Украинада тыныч яшәүләрен телибез. Без сугышка каршы. Вакыйгага карата ике төрле фикер тумасын өчен, педагогларга бу хакта укучыларга аңлатырга кирәк».

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникованың да фикерен белештек.

– Балалар өчен дә бик яхшы проект бу. Дәреслекләрдә төбәк парламентлары, Конституцияләр, уставлар турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Хәзер 9 нчы сыйныфта Президент, Федерация Советы, Дәүләт Советы вазыйфаларын өйрәнәләр. Ләкин балаларга аралашу җитми, минемчә. Укытучы гына сөйләп калмыйча, әгәр мәктәпкә депутат килеп, аңа сораулар бирү мөмкинлеге булдырылса, бик файдалы, – ди Римма Ратникова. – Мин Кукмара районының Манзарас мәктәбендә парламент дәресе уздырдым. Укучылар бик ныклап әзерләнгән иде. 15 яшьлек укучы торып басты да: «Татарстан Конституциясендә Татарстан җәберләүләргә, сугышка каршы, дип әйтелгән. Украинадагы вакыйгалар турында нәрсә уйлыйсыз?» – дип сорады. Шул җәберләүгә каршы булганга башланды да инде ул, дип аңлаттым. Көтелмәгән сораулар бирәләр. Җәмгыять белеме белән кызыксынмаган балалар да әлеге дәресләрне рәхәтләнеп тыңлый, яңа белем туплый. Дәүләт ничек төзелә? Сайлауларга ни өчен йөрергә кирәк? Сорауларга бергәләп җавап табарга тырышабыз.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә, бүген һәр баланың язмышы укытучының тырышлыгы, зирәклегеннән тора. Бездә шундый 50 мең укытучы һәм тәрбияче эшли.

– 11 ел дәвамында һәр укучы мәктәптә 11 меңнән күбрәк дәрес укый. Кайсы мөһимрәк: беренчесеме, парламент дәресеме, әллә мәктәп белән саубуллашумы? Без моны әйтә алмыйбыз. Белем генә биреп калмыйча, тәрбия дә бирергә тырышабыз. Балаларның җиңүе – укытучының зур тырышлык нәтиҗәсе. Илебезне, туган җиребезне, табигатебезне яратыгыз, сез – табигать балалары, – диде Минзәлия Закирова бәйге җиңүчеләренә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү