Казаннан Махачкалага авиарейс ачыла

Казаннан Махачкалага яңа авиарейс ачыла. Очышлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Беренче рейс 1 майга планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 14:00 сәгатьтә очачак һәм Дагыстан башкаласына 16:35 сәгатьтә төшәчәк, Казанга кире очу 17:40 сәгатькә планлаштырылган, ул башкалага 20:25 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Якшәмбе көннәрендә Казаннан очыш 13:10 га, Махачкалага килү 15:50 гә билгеләнгән, Казанга самолет 16:50 дә очып китәчәк һәм 19:30 сәгатьтәкайтып җитәчәк.

Очыш вакыты 2 сәгать 40 минут тәшкил итә.

Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү