Роспотребнадзор идарәсендә Татарстанда Җиңү көне ничек узачагы турында аңлаттылар

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашу вакытында республикада Җиңү көне ничек узачагы турында сөйләде.

Бәйрәм чараларында катнашучылар өчен битлек кию режимын сакларга киңәш ителә.

— Оештыручылар ветераннарга битлек таратачак, су белән тәэмин итәчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ветераннарны бәйрәм чараларына 7 көн кала күзәтү мәсьәләсен хәл итәбез, — диде Любовь Авдонина.

Бәйрәмдә катнашучылар коронавируска каршы прививкалы булырга яки соңгы ярты елда коронавирус белән чирләве турында раслаган белешмәле булуы кирәк.

Ә «Үлемсез полк» йөреше вакытында социаль дистанцияне сакларга кирәк булачак.


Фикер өстәү