Хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованың вафатына 7 ел: «Еллар узса да, күңелдән китмисең»

Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның арабыздан киткәненә 7 ел. Алсуның үз укучылары бар иде аның. Үзе дә газета укучылар белән элемтәдә торды.

Хәтерлим, яман чир белән көрәшкән вакытта да, командировкага барып, бер гаиләгә фатир алырга булышкан иде. Үз хәлен башкаларга сиздермәскә тырышты ул. Ничек кенә авыр булса да, елмайды, яшим диде. Чирне җиңәр төсле иде. Тик авыру кырысрак булып чыкты.

Еллар узса да, күңелдән китмисең, Алсу. Без сине сагынып еш сөйләшәбез. Төркиядә гомер итүче ире Ләвәнт Булут белән дә аралашып торабыз. Ул да Алсуын сагынып яши.

Ире Ләвәнтнең Алсуны менә нинди сүзләр белән искә ала: “Әле ярый сине таныдым, әле ярый син бар идең. Кабат дөньяга килсәм дә, тырышып кабат сине табар идем. Әле ярый өйләнешеп, бер оя кордык. Син минем тормышымның бәһасез хәзинәсе булдың. Яратуны, яратылуны мин синнән өйрәндем. Мине бәхетле иткәнен, бөтен яхшылыкларың, матур көннәр бүләк иткәнең өчен чиксез рәхмәт сиңа! Оҗмахтагы сабыйлар сиңа: “Әни”диеп эндәшсен. Урының оҗмахта, рухың шат булсын. Аллаһ синнән чиксез разый булсын. Нурлар эчендә йөз. Җаның тыныч булсын”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт: «Барысы да бер төш сыман, берчак уянырмын кебек»


Фикер өстәү