8 яшьлек кыз шоколад ашаганнан соң, дару эчеп үлгән

Новосибирск өлкәсенең Болотнинский районында 8 яшьлек кызның үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар. Кыз үлеме алдыннан шоколад ашаган һәм дару эчкән булган. Бу хакта  «Тайга.Инфо» хәбәр итә. 

Әти-әнисенең сүзләренчә, кыз алдагы көннең кичендә шоколад ашап, сок эчеп ятактан, ә иртәнгә аның температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгән һәм бик нык тамагы авырткан.

Әти-әнисе кызлары ангина белән авырый дип уйлап, аңа температура төшерә торган препарат биргәннәр. Кыз кинәт буыла башлаган һәм ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү