Рудольф Нуриевтан нигә көнләшкәннәр?

29 апрель – Халыкара бию көне

Мондый истәлекле көннең барлыгын ишетсә, мөгаен, һәр татар кешесе, «канатлы» биюче Рудольф Нуриевны искә төшерер. Үзем дә, аның язмышындагы кара яки ак тапларны барлыйсы килеп, кулыма кабат язучы Равил Вәлинең «Шөһрәт» китабын алдым. «Узган гасырның алтмышынчы еллар башында мәшһүр биюләре белән үзен һәм татар халкын дөньякүләм таныткан Рудольф Нуриевның (1938–1993) шөһрәтле исеме күпме вакытлар тыелуда ятканнан соң, кабат туган иленә әйләнеп кайтты», – дип яза ул сүз башында.

Дәлил

Биюченең чит илдә калырга теләве күп кенә матбугат чараларында «ул ирекле булып яшәргә теләде», «ул шулай уйлаган» дигән җөмләләр белән аңлатыла. Әмма биюче, бәлки теләге искиткеч көчле булса да, бу адымга әзер булганмы икән? Нәрсә дисәң дә, чит илгә беренче чыгуы бит. Күп еллардан соң укучысына туган иленә кайтырга мөмкинлек биргән укытучысы Александр Пушкин дәлилләре дә башкача уйларга мөмкинлек бирә.

«…Ул гаҗәеп саллы дәлил, үз сәгате җиткәнне көтеп, күн тышлы кара чемодан эчендә ята. Теге чакта Франциянең Ле Бурже аэропортында хуҗасыннан аерылып Лондонга киткәч (нәкъ шунда Нуриевны Париждагы гастрольләрдән соң Лондонга оча торган самолетка утыртмыйлар, туган иленә кайткач, 7 елга төрмәгә утырту турында карар чыгару өчен беркетмә төзелгән була инде), ул чемодан исән-сау гына Ленинград каласына кайтып җитә һәм, биюченең яраткан остазы буларак, Пушкин кулына тапшырыла. Хатыны белән ачып карасалар, исләре китә. Анда «Мәхәббәт турында легенда» балетындагы Фәрхад ролен бию өчен тегелергә тиешле киемнәргә дип сатып алынган яшел хәтфә тукыма ята. Ленинградның Киров театрында бу спектакльдә катнашу Рудольфның күптәнге хыялы була. Бу бит – Нуриев чит ил гастрольләреннән туган иленә, нәкъ менә Ленинградка исән-сау гына әйләнеп кайтырга җыенган дигән сүз, дип нәтиҗә ясый остаз һәм моның дөреслегенә башкаларны да ышандыра ала».

Биючене җиде елга ирегеннән мәхрүм итү өчен карар чыгарырга нигез була алган беркетмә кайдан килеп чыккан? Күп кенә чыганакларда «иленә хыянәт иткән өчен», «чит илдә калган өчен» дигән аңлатмалар күренә. Югыйсә бу беркетмә Франциядә, Рудольф гастрольләрдә йөргәндә үк языла бит. Коллективтан аерылып урамнарга чыгып йөрсә дә, үҗәтлегенә ирек бирсә дә, бу әле җинаять тә, хыянәт тә түгел.

Көнчелек

Чәчрәп торган үҗәт холыклы булганга, яшь биюче көтмәгәндә тәртәгә тибеп куйган гамәлләре белән дошманнарын гел арттыра бара. Аеруча атаклы Киров театры сәхнәсендә тоташтан утыз ел биеп, инде тәмам азу ярган баш балетмейстер Константин Сергеев көнчелеген яшерә алмый. Аның хатыны Дудинская «Лауренсия» балетында төп рольне көтмәгәндә-уйламаганда дәрт-дәрманы ташып торган Рудольф белән биергә була. Бу хәл моңарчы төп рольләрне беркемгә дә бирергә теләмәгән ирне чыгырдан чыгара. Көчле алкышлар белән барган балетның икенче көнендә үк кара көеп йөри башлый. Икенче яшьлеген кичергән хатыныннан көнләшәме, әллә инде дөньяның иң оста балероны булырга дәгъва кылган Нуриевтанмы? Бәлки, икесе дә сәбәп булгандыр. Алар арасында иҗади бәхәсләр дә килеп чыга. Ил һәм дөнья тарихында Рудольф беренче мәртәбә аяк бармаклары очында бии башларга теләк белдергәч, баш балетмейстерның гаҗәпләнүенә чик-чама булмый. «Без совет сәхнәсендә ир-ат биючеләр йөзен кызарта, хәтта ки, аларны мыскыл итә торган хәрәкәтләрне башкаруга юл куймабыз», – ди.

Әлбәттә инде, Рудольфны чит илләргә гастрольләргә алырга да теләмиләр. Мең бәла белән исемлеккә кереп, килеп җиткәч, бер атна сәхнәгә чыгармый интектерәләр. Сергеев барлык алкышларның Нуриевка буласыннан бик курка. Тәртәгә тибеп маташкан егетне урынына кертү юлын гастроль башлыгы урынбасары дип саналган КГБ офицеры белән күптән уйлап куя. Аны бүлмәгә үзеннән бик тә көнләгән хезмәттәше, юаш-күндәм Юрий Соловьев белән бергә кертәләр. Шулай итеп, Рудольфның һәр сүзе, минуты-секунды белән дигәндәй, тиешле кешеләренә җиткерелеп барыла. Соңрак Юрийны тагын да нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга кирәк дигән фикергә киләләр. Үзләре әйткәнчә, Нуриевның төлке койрыгын «зәңгәр» капкынга эләктерү өчен, төнлә белән Соловьев, биле авыртып торудан зарланып, массаж ясап алуын үтенергә тиеш була. Аннан инде ике пүнәтәй алып кереп, беркетмә төзергә генә кала. Бу документ нигезендә аны илгә кайткач та җиде елга хөкем итәргә була. Шуны да әйтеп үтик: Нуриев башлап биегән рольләрне башкарып, СССРның халык артисты булуга ирешкән Соловьев 1977 елны, нибары 36 яшендә, үз дачасындагы ау мылтыгыннан атылып үлә. Бу фаҗигагә юлыгуның Рудольф язмышына бәйләнешле рухи газаплары да тәэсир итми калмагандыр дип фаразлана.

Сикереш

Париждагы илчелеккә хат-фәрман юлланганнан соң, тамашачыларның ярсуыннан куркып, Нуриевка Франциядә гастрольләрен тәмамларга ирек бирергә, ә менә Англиягә алып бармаска, дигән карарга киләләр. Мәкерле план төзелә. Инде самолетка керер вакыт җиткәч, Сергеев аны артистлар чиратыннан тартып чыгара. «Сез безнең белән очмыйсыз», – дигән хәбәрне җиткерә. Имеш, Никита Хрущев аның тиз генә кайтып җитүен һәм Кремль банкетында биюен көтә. Аннан безгә Мәскәүдән килеп кушылырсыз, дип тә өсти. Иптәшләре исә, саубуллашканда, кайгыңны уртаклашабыз, Руди, дип биючене шаккатыралар. Аларга, әнисе авырып киткән, дип әйтелгән була. Озатырга килгән француз дуслары хәлне тиз аңлап ала. Бу килеш Мәскәүгә кайтып китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел – җиде елга төрмәгә ябылып, яшьлек хыялларыңның котылгысыз төстә җимерелеп төшүе дигән сүз бит бу. Димәк, бары бер юл кала… Рудольфның дусты Клара Сент, биюченең ризалыгын алып, бу хакта полиция хезмәткәрләренә җиткерә. Кызга, ул үзе безнең янга килеп, сыену урыны сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш, диләр. Әмма бу мөмкин хәл булмый, Рудольфны ике яктан ике әзмәвер җитәкләгән. Полиция хезмәткәрләре исә алардан ун метр ераклыкта гына кафе янында басып тора. Клара хәйләгә керешә, сакчылар бер мизгелгә кулларын ычкындырганны сизми дә калалар. «Рудольф тирән сулыш ала да, йон эрләүче әбиләр кулындагы орчык кебек бер урында бөтерелеп, өскә томырыла. Соң чиккәчә киерелеп турайган аяклар исә нәкъ зыр-зыр әйләнгән вертолет канатларын хәтерләтә. Башы аэропорт залының түшәменә тия язгач, антраша алымын кулланып, Рудольф кафе-бар турысында дирижабль кебек очып бара башлый. Кабриоль алымын кулланып, галәмәт көчле аякларын бер-берсенә бәргәләп куярга да онытмый. Очар кошларның канат кагуына охшаган бу гаҗәеп хәрәкәтләрне ул очыш ераклыгын озынайту өчен эшли. Һәм үз дигәненә ирешә…» Аны, сайлау мөмкинлеге биреп, 15 минутка полиция бүлмәсендәге ике якка алып чыга торган ике ишек арасында калдыралар. Монда да ул озак уйлана әле…

Хыял

Туу турындагы таныклыгына Рудольф Нуриевның дөньяга килгән урыны итеп Иркутскидан ерак түгел «Раздольная» исемле тимер юл станциясен язып куялар. Поездда туа ул. Әнисе Фәридәнең өч бала белән Хәсән күле янында японнар белән бәрелештә булган офицер ире Хәмит янына барышы була. Тиздән гаиләне Мәскәүгә җибәрәләр. Әмма сугышның тагын да хәтәррәге башлана. Әтисе фронтка китә. Әнисе дүрт бала белән башта Чиләбе өлкәсенә, аннан иренең туган җиренә – Уфага юл тота. Шунда яшәп калалар.

…Үзсүзле һәм горур холыклы әтисе бердәнбер улының биюче булам дигән теләгенә каршы төшә. 12–14 яшьлек балалар янына Рудольф унсигезен куа башлагач кына килә ала. Беренче зур җиңү аңа 1958 елның апрелендә килә. Бөтен илнең иң сәләтле биючеләре һәр яз саен Мәскәүдә үткәрелә торган үзенчәлекле ярышка җыела. Алар арасында Рудольф Нуриев та була һәм җиңү яулый. Беренче урынны алды дию генә аз була аның өчен, егет совет сәхнәсендә искиткеч яңалыклары белән ярсу өермә булып күтәрелә.

…Балет сәнгатендә моңарчы күрелмәгән дәртле биюләре белән Рудольф Нуриев башта Париж, Дания, аннары Лондон тамашачылары күңелен дә бик тиз яулап ала.

Кайту

Барыннан да элек Рудольф әти-әнисе, туганнары белән очраша алмаудан интегеп яши. Җиде еллык төрмәгә ябылу куркынычы гел баш өстендә үткен кылыч кебек эленеп торганлыктан, ул Уфага кайтып килү турында хыяллана да алмый. Ә туганнарына чит илгә чыгу өчен виза бирми аптыраталар. Үзгәреш елларында кайчандыр туган илләреннән китәргә мәҗбүр ителгәннәр кабат үз ватаннарына кайтырга рөхсәт ала. Әмма биюче бөтенләйгә кайтып китү турында уйламый. Нәрсә дисәң дә, иң авыр көннәрдә Франция аны үз куенына сыендыра, дөньякүләм биеклеккә менәргә булышып, Париж операсындагы бик мәртәбәле җитәкчелек дилбегәсен ышанып тапшыралар. Бу ышанычны да акларга кирәк. Әмма бу хәбәр аңа рәхәтлек бирә. Нәкъ шул көннәрдә Уфадагы апасы шалтырата. Әнисен паралич суккан. Табиблар, озак яши алмас, диләр. Рудольф, бар дөньясын онытып, егерме алты ел күрмәгән әнисе янына ашкына. Аңа нибары ике тәүлек вакыт бирәләр. Үлем чигендәге әнисенең хәрәкәтсез калган, ләкин әле җылы кулларыннан тотып, Рудольф шактый озак утыра. Сеңлесе белән, кар ерып, әтисенең каберен зиярәт кылып кайта. Шуның белән санаулы минутлар үтеп тә китә.

Тагын бер тапкыр кайта биюче туган илгә. Аны өметле дирижер сыйфатында башта Казанга, аннан Ялта белән Питер каласына репетицияләр үткәрергә чакыралар. Татар иленә – әнисенең кендек каны тамган җиргә килә алу аның иң татлы һәм якты хыялы була. Килгәндә үк машинадан төшеп, Татар бистәсендә әнисе белән әтисе беренче тапкыр очрашкан урыннан бер уч туфрак ала ул. Иртәгесен репетицияләр үткәрә. Хәле бик авырайса да, план буенча эшен тәмамларга уйлап, Питер каласына юнәлә. Тик авыру чигенми. Аны дуслары тиз арада Парижга алып кайтып китәләр. Юлда алынган анализлар Рудольфның пневмония белән генә түгел, ә перикардит, ягъни йөрәк тышчасының көчле ялкынсынуын да күрсәтә. Бу чир иммунитет дефициты синдромы булган авыруларда еш очрый һәм, гадәттә, үлемгә китерә…

Туган илдән еракта яшәсә дә, канатлы биюче үз халкына мәңгелек мирас калдырды. Ул – төрле кыйтгалар һәм бар җиһан сәхнәләрендә татар дигән горур исемне дөньякүләм биеклеккә алып менү һәм таныта алу.

*Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале уза.

*Уфада Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале уза.

*2017 елда Казанның Идел буе районындагы Примавера бистәсендәге урамга аның исеме бирелде.

*2018 елда Казанда Дзержинский урамында һәйкәл куелды.

*2018 елда Бөекбритания актеры һәм режиссеры Кэйф Файнс биюче турында «Ак карга» дигән фильм төшерә.

*Россиядә «Рудольф Нуриев. Гыйсъянчы демон» дип аталган фильм төшерелә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү