Санаган белми, укыткан белә: Татарстанда белем бирү сыйфаты чыннан да түбәнме?

Информатика дәресләрендә компьютер куллану буенча исемлектә Татарстан нибары 44 урынны алган. IT-башкала булырга хыялланган республика өчен бу бер дә күңелле хәл түгел. Башка юнәлешләрдә дә «2ле» алучыларыбыз күбрәк икән. Сәбәбен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән сорадык. Алар фикеренчә, әлеге күрсәткечләр белән генә мәгариф системасына бәя биреп булмый.

Узган ел Рособрнадзорның белем сыйфаты буенча гомуми рейтингында Татарстан 22 нче урында иде. Быел исә һәр юнәлеш буенча аерым нәтиҗәләр чыгарганнар. Республика укуда артта калган укучылар саны буенча – 41нче урында. Шунысы гаҗәп, Идел буе федераль округында иң начар күрсәткеч бу. Шул ук вакытта имтиханнарның гадел үтүе буенча да 45 нче урында саналабыз икән.

– Чыннан да, Рособрнадзор һәм Белем сыйфатын бәяләү буенча федераль институт кайбер критерийлар буенча нәтиҗәләр игълан итте. Әмма бу абсолют күрсәткечләр түгел һәм моңа карап кына Татарстан мәгариф системасына тулысынча бәя биреп булмый. Мәсәлән, 2021 елда имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика беренче тапкыр беренче унлыкка (9 урын) керде. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча да ил күләмендә 3 нче урынны саклап калдык. Республика укытучылары һәм тәрбиячеләре ел саен иң яхшылар бишлегенә керә. 12 күрсәткечнең җидесе буенча республика югары баллар алып, яшел зонада. Бер генә күрсәткеч буенча да Татарстан кызыл зонага эләкмәде. Шул ук вакытта, белем сыйфаты буенча барлык күрсәткечләрне дә яхшырту өчен резервлар бар, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева.

Компьютердан файдалану күрсәткече төбәкләрдә информатикадан имтихан сайлау күрсәткечен (хәзер укучылар имтиханны компьютерда тапшыра) дә үз эченә ала. Әлеге сынауны Татарстанда мәктәпләрнең 55,5 проценты сайлый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе иң алдынгылар дип табылган. Исемлек ахырында – Карачай-Черкесс, Ингушетия, Дагыстан республикалары. Әйтик, Дагыстан укучыларының 23,5 проценты гына информатикадан имтихан тапшырган.

Арчадагы 6 нчы мәктәп директорының мәгълүмати технологияләр буенча урынбасары, информатика укытучысы Илшат Фәйзуллин әлеге фәннән күрсәткечләрнең түбән булуының берничә сәбәбен атады.

– Информатикадан имтиханны алсак, берничә сәбәпне билгеләргә була. Беренчедән, информатиканы иң көчсез балалар сайлый. Ни өчен дигәндә, әлеге фәннән чик балл түбән. Алты балл җыйсаң да җитә. Башка фәннәрдән бу бермә-бер артык. Икенчедән,  район мәктәпләрендә программалаштыруны белгән информатика укытучылары бик аз. Математика, физика укытучыларының барысы да яхшы информатик була ала дигән сүз түгел. Аларны аерым әзерләргә кирәк, – ди Илшат Фәйзуллин. – Яхшы «айтишник»лар бизнеска китә. Безнең мәктәп укучысы Даниил Щепкин «Андроид»та төрле кушымталар программасын өйрәнеп, Россия чемпионы булды. Аны шунда ук бездән Казандагы элемтә техникумына алып киттеләр. Бүген ул студент булуына карамастан, лабораториядә үзе студентларны өйрәтеп, акча эшли. Район башлыгы әлеге егетнең аннан да күбрәк хезмәт хакы алуын әйтте.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү