Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты

Хакимият вәкилләре һәм гражданлык җәмгыяте иңгә-иң торып эшләргә тиеш. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар (волонтерлык хәрәкәтләре, иҗат берлекләре, медицина һәм мәгариф, мәдәният, тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә социаль ярдәм өлкәсендә проектларны тормышка ашыручы оешмалар) җитәкчеләре белән очрашуда шулай диде. Анда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерциясез оешмалар (НКО) белән хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.

Татарстанда барлыгы 6 меңнән артыграк НКО һәм 100дән артыграк иҗат берлеге, тармак берләшмәсе теркәлгән. Республика иҗтимагый оешмалар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында.

– Яңа кыенлыклар килеп чыккач, дәүләт кайвакыт тиз генә тиешле чара күрә дә алмаска мөмкин, – диде парламент башлыгы. – Мондый шартларда нәкъ менә иҗтимагый оешмалар, волонтерлар алгы планга чыгып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы вакытларда (башлыча коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә) иҗтимагый оешмаларның социаль активлыгы артты, алар җирле һәм дәүләт әһәмиятендәге мөһим бурычларны хәл кылуга ешрак алына башлады.

– Илебездә җаваплы, бердәм гражданлык җәмгыятенең булдырылуы турында сөйли бу, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Бүген бөтен җәмгыятьне бер йодрыкка туплап бердәмлек күрсәтү кайчандагыга караганда да мөһим. Илдә һәм республикада тотрыклы вазгыять булдыру, Россия халыкларының бердәмлеген ныгыту максатында, дәүләт хакимияте органнары гражданлык җәмгыяте белән иңгә-иң торып эшләргә тиеш.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук иҗтимагый оешмаларны илкүләм проектларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырды. Узган елда бу эшкә нибары 5 НКО җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда 11 коммерциясез оешма катнаша.

Иҗтимагый оешмалар вәкилләре төрле яклап ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, социаль әһәмиятле проблемаларны тормышка ашыру буенча муниципаль хакимият вәкилләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү тәкъдимен җиткерде. Моннан тыш алар законнар иҗат итү өлкәсендә парламент комитетлары, экспертлар советлары белән актив төстә берлектә эшләргә әзер булуларын белдерде.

«Закон чыгаручылар белән тәүге шундый очрашу әле бу. Аның традициягә әйләнәсенә ышанам, – диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. – Иң мөһиме – коммерциясез оешмалар белән хакимият арасында хезмәттәшлек  мөнәсәбәтләрен урнаштыру омтылышы бар».


Фикер өстәү