Элек авылларда каз бәбкәләрен бастырып чыгару кебек күркәм бер гадәт бар иде. Соңгы елларда авылларда йорт казлары асраучыларны чыра яндырып эзләсәң дә таба торган түгел, булса да, бик аз андыйлар. Нурлат районы Кизләү авылында яшәүче Таңсылу һәм Мәүлет Рәхимовлар исә менә инде егерме еллар тирәсе бәбкәләрне бастырып чыгарта. Әлеге гаилә белән онытыла төшкән матур күренеш турында сөйләштек.
Рәхимовлар әйтүенчә, казлар, гадәттә, йомырканы март урталарында сала башлый. 1–1,5 ай салгач, утыралар. Утырган вакытта ояга арыш саламын салу яхшы икән.
– Каз төнлә ашарга ярата. Кичен, кояш баегач, бер-берсе белән «сөйләшеп» туя алмыйлар. Йомырка яхшы салсын дисәгез, кышын ашату белән сак булырга кирәк. Азыкның артыгын бирү яхшы түгел. Симергән кошның йомыркасында майлылык күп була да, яралгыга начарлык килә. Ә йомырканың бушмы-юкмы икәнлеген ун көннән соң карап белергә мөмкин. Күп очракта бәбиле була. Мәсәлән, унөч йомырканың сигез-тугызы бәбкәле була, – ди гаилә башлыгы.
Бәбкәләр чыгу мәсьәләсендә исә ел елга карап килми икән. Өченче ел ике каз унсигез бәбкә чыгарып, хуҗаларны сөендерсә, узган ел 4 кенә бәбкәле булганнар. Әнкәләре аларның да берсен генә үстерә алган.
– Кошларны сатып алып өстәгәнебез юк. Шулай да бер елны чыкмагач, инкубаторныкын алып кушкан идек, ияртеп киттеләр үзләре тагын, – ди Таңсылу ханым.
Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, бер каз астына йомырканы казның гәүдәсенә карап куялар.
– Әгәр күкрәге киңрәк икән, унбишне куярга була. Ояда утырганда казлар бер-берсеннән аерыла. Беришләре бик чиста-пөхтә була, икенчеләре ояларын тузгытып бетерә. Алар кеше кебек: уңганы һәм ялкавы бар, – ди Мәүлет абый.
Аның әйтүенчә, бәбкә чыгарыр алдыннан казлар усаллана башлый. Ә инде кечкенәләр күзгә күренгәч, бөтенләй яннарына якын килерлек булмый.
– Моңа кадәрге әнкә казыбыз бәбкәләрне июнь урталарында гына чыгара иде. Кайбер кешеләрнеке, бәлки, иртәрәк тә чыга торгандыр. Ата казларны 3–4 ел саен алыштырып торырга кирәк. Кайвакыт алыштырырга каз эзләп йөрибез, таба алмыйбыз. Чөнки асраучылар юк. Нәсел югалса, бик начар инде. Моңа кадәрге ана казыбыз бик акыллы иде безнең. Узган ел аксагач, ана казларны яңарттык. Ата казны да алыштырган идек, кызык булганбыз әле: өчесе дә ана каз булып чыкты. Йомыркалар буш булыр инде, дип йомырка алып кайттык. Каз астына аларны да куярбыз, дибез. Моңа кадәр үз йомыркаларын гына бастырып чыгаралар иде, – ди ул.
Сөйләшә башлаганда ук Таңсылу апа: «Бөтен рәтен, тәмен Мәүлет абыегыз белә, мин – ияреп кенә йөрүче», – дип кисәткән иде. Чыннан да, гаилә башлыгы кошлар турында шулкадәр яратып, «тәмләп» сөйләде.
– Иң беренче елда казны шактый өлкән яшьтәге бабайдан алган идем. Нәселле йорт казлары иде алар. Шул чагында ул: «Йорт казын асрап кара әле син. Аннан соң тәме турында сөйләшербез», – диде. Чыннан да, алар тәмнәре белән бик нык аерыла. Бөтен мае итендә аның. Дөрес, йорт казының гәүдәсе җиңелрәк, ләкин итенең тәме гел үзгә инде. Каравы да җиңел. Йорт казы – холкы буенча бик кызык кош. Ул акыллырак. Юлларын бик тиз истә калдыралар. Суга бер тапкыр төшерү җитә аңа. Ә инкубаторныкылар кая барганын үзләре дә аңламый. Аларның холкы суда йөзгәндә бигрәк тә нык аерыла. Йорт казы тавышлы, хәрәкәтчән. Инкубатордан чыккан бәбкәләргә, ияртеп йөртер өчен, командир кирәк. Йорт казының ишегалдында тавыш биреп куюлары да өйгә ямь бирә инде. Алар бәбкәләрен дә карга-чәүкәгә бирмичә, үзләре карап-саклап үстерә. Ашарга, суда йөзәргә, тәртипкә өйрәтә. Башкалар инде: «Алар белән җәфаланганчы, сатып алам», – ди. Ә мин шуларны караудан рәхәтлек алам, – ди гаилә башлыгы.
Моннан тыш, Мәүлет абый әйтүенчә, ата каз бик сайлаучан була икән.
– Ул ике ана каз арасыннан берсен генә ярата. Шуңа күрә иртән ата казны чыгармыйча торып, яраткан ана казны аерып алып, икенчесен калдырабыз. Мәхәббәтләре дә кешеләрнеке төсле. Ир белән хатын кебек ачуланышалар, оя бүлешәләр, хәтта йомыркаларга кадәр урлашалар. Аларда да нәфес дигән нәрсә бар, – ди ул.
Казлары гына түгел, тавыклары да тырыш икән Рәхимовларның. Быел инде җиде чебеш чыгарырга өлгергән. Менә шулай тормыштан тәм табып, булганына шөкер итеп, эшләгән эшләреннән ләззәт алып яши гаилә.
«Чеби үстергәндә иң мөһиме – чисталык»
Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче чебиләр алып кайтып сатучы, бройлер, күркәләр үстерүче Зөлфия Шәйхелисламова белән кош-кортларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында сөйләштек.
– Зөлфия апа, чеби һәм каз бәбкәләре алып үстергән кешеләргә нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Беренчедән, ветеринар-санитар чараларны үтәргә кирәк. Чебешләрнең торган җирләре чиста, дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Аларны агач сарайларда үстерү үткәндә калырга тиеш инде. Чөнки ул – микроблар өчен бик уңышлы җирлек. Агачны бетон яки сэндвич панель белән алыштырырга кирәклеген күптәннән сөйлим. Моннан тыш, кош-корт торган урында һава яхшы йөрергә тиеш. Бина эче җылы булсын. Бройлер чебиләрен, мәсәлән, артык иркен урында тотмаска киңәш итәм. Ул бер квадрат метрда 13 сәгать утырырга тиеш. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, аңа шул җиткән.
– Туклану буенча нәрсә киңәш итәр итегез?
– Комбиазыктан «Богданович» дигәне иң яхшылардан санала. Зуррак чебиләргә дә башта комбиазык, аннан соң акрынлап үз ризыкларын бирү яхшы. Алып кайту белән үк ни бар, шуны бирү дөрес түгел. Профилактика максатыннан өч көн антибиотиклар эчерү яхшы. Эчәклек микрофлорасын яхшырту өчен, берничә көн пробиотик бирергә онытмасыннар иде. Һәр үсеш чорының үз рационы бар. Бер тәүлеклек чебиләргә – бер төрле, зурракларына башканы бирергә кирәк. Моннан тыш, кош-корт алдында һәрвакыт азык белән су торырга тиеш. Һәм савытларның биеклеге муен белән бер дәрәҗәдә булуы кирәк. Кешеләр кошларның су һәм азык савытын һәрвакыт чистартып торсалар иде. Тизәк, тирес, агач чүбе төшкән савыттан ашаган чебине озын гомерле һәм сәламәт булыр дип әйтеп булмый.
– Бөтен кешенең дә кош-кортларны каядыр барып алырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә халыкның күпчелеге чебиләрне, каз бәбкәләрен авылга китереп, машинадан сатып йөрүчеләрдән ала. Мондый вакытта алар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
– Әгәр мөмкинлек булса, бер генә кешедән сатып алырга тырышырга кирәк. Беренчедән, бу ышанычлы, икенчедән, микрофлора өчен дә яхшы. Шулай ук чебиләрне алып килгән машинаның эче дә чиста булуы бик мөһим. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юа. Болардан тыш, чебешләрнең каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык, күз агы кызыл түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле кош авыру була), чеби үзе тере, хәрәкәтләнүчән булырга тиеш. Тәүлеклек чебине аркасына яткырып тикшереп карарга киңәш итәм. Тиз генә аягына баса икән, яхшы. Ә инде егылгач, озак тора алмый ятса, андый бәбкә өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә яки төзәлеп бетмәгән икән, авыру булырга мөмкин. Шулай ук кендек шар сыман кабарган да булмаска тиеш. Өйгә алып кайткач, чебигә суга 40 гр глюкоза һәм 2 гр аскорбинка болгатып эчертү бик әйбәт. Алай эшләү җае булмаса, шикәрле су яки 200 мл сөтне 3 литр суга кушып эчертергә яки витаминнар комплексын бирергә кирәк. Бройлер күбрәк тәрбия таләп итә.
– Халык арасында каз бәбкәләренең кайсы токымнары аеруча популяр?
– Халык казларның Линда, Холмогор токымлыларын сайлый. Узган ел белән чагыштырганда, быел кош-корт бәясе 20–40 процентка артты. Әллә шул сәбәпле быел сорау нык кимеде. Фермерлар да инкубаторда азрак чыгара. Ләкин минем электән килгән даими клиентларым бар. Шулай да үз сатып алучыларым арасында да бройлерга ихтыяҗ сүлпәнәйде.
Бәяләр
Бер тәүлеклек бройлер – 110 сум
Бер тәүлеклек күркә – 470 сум
Бер тәүлеклек каз бәбкәсе – 280 сум
35 көнлек бройлер – 355 сум
19 көнлек үрдәк – 230 сум
20 көнлек Мулард токымлы үрдәк – 420 сум
35 көнлек күркә – 1500 сум
Киңәш
Машина белән йөреп сатучыдан кош-корт алганда истә тотарга кирәкле киңәшләр:
– Иң беренчесе һәм мөһиме: авылларга кош-корт китереп сатучылардан ветеринария белешмәләрен сорау. Бер дә булмаганда, машина номерын язып алырга яки фотога төшереп калырга кирәк. Кош сатучыларда мондый документ һичшиксез булырга тиеш. Күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, законга каршы килеп эшлиләр.
– Кош-кортларның базардагы уртача бәяләрдән арзанрак булуы шулай ук шик уятырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, карантин кертелгән төбәкләрдә кош бәяләре уртача базар бәясеннән күпкә арзанрак була. Мондый арадашчыларның кулларында ветеринария-озата баручы документ булу мәҗбүри.
– Авыл җирлеге башлыкларына да игътибарлы булырга кирәк. Алар авылларга кош-корт сатучыларны махсус рөхсәт кәгазеннән башка кертергә тиеш түгел. Болардан кала, районнарда кош-корт сата торган махсус мәйданчыклар эшли.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat