Улыма фатир эләгерме?

Кияүгә чыккач, миңа балам белән авылга кайтып китәргә туры килде. Ирем исә гаиләбезгә фатир өчен биреләсе акчаны көтеп калды. Аңа акча түгел, фатир биргәннәр. Мин ул чакта, аягымны авырттырып, хастаханәгә эләктем, ирем исә, фатирны алуга, фаҗигагә юлыккан. Йөри алмау сәбәпле, аны соңгы юлга озата алмадым. Баксаң, 6 ай эчендә миңа барлыгымны белдерергә, фатирыбызга барырга кирәк булган. Мин аны белмәдем. Җитәкчеләр ирем алган фатирга башка хатынны кертеп куйганнар. Хәзер ул авыр хәлдә. Ул үлсә, улым аның фатирына дәгъва кыла аламы?

Мөнирә Сибгатуллина. Чаллы

Юрист Рәзил Билданов:

– Бик четерекле сорау. Бу фатирны ирегезгә биргәннән соң күпме вакыт узды икән? Шунысын ачыкларга кирәк. Барлык документларны карау мөһим. Килешүдә ничек язылган булган? Ирегезнең бу фатирга хокукы булганмы? Ул аңа вакытлыча гына бирелгәнме, әллә бөтенләйгәме? Ирегез үлгәч, сезгә нотариустан хәбәр бирергә тиешләр иде. Әгәр алты айдан соң да фатирга дәгъва кылучы күренмәсә, тагын вакыт бирелергә тиеш иде. Сезгә дигән фатирга кергән кешеләрнең ни сәбәпле хуҗа булуларын сорарга кирәк. Улыгызга барлык документларны барлап, фатир хакында белешеп карарга киңәш итәм.


Фикер өстәү