Сабый үз җире белән туа: Татарстанда 42624 гаиләгә җир участогы бирелгән

Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә 42624 җир участогы бирелгән. Кадастр учетына 46236 җир кишәрлеге куелган. Аларның 7147се – Казанга, 3405е Чаллыга туры килә.

Быелның 26 апреленә булган мәгълүматлар буенча, күпбалалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар арасыннан 67832сен исемлеккә кертергә карар кылынган. Әлеге гаиләләрнең 17099ы Казаннан булса, 8744е – Чаллыдан.

Азнакай районының Мәнәвез авылында яшәүче Гөлназ һәм Эльнар Исламовлар да, быел күпбалалы гаилә буларак, җир участогы алу бәхетенә ирешкән.

– Без бик канәгать, чөнки җирне шәһәргә якын булган бистәдән бирделәр, – дип куанычы белән уртаклашты Гөлназ. – Өченче балабыз 2018 елда туды. Җир кишәрлеге алу өчен документларны исә бер елдан соң тапшырдык. Шуңа күрә безгә озак көтәргә туры килде, дип әйтеп булмый. Быел бездән кала, шактый гаилә участоклы булды дип беләм. Киләчәктә биредә йорт салырбыз дигән уебыз бар.

Исламовлар моңа кадәр дә республика программаларыннан уңышлы файдаланган булган. Биш ел элек алар программа буенча йорт салып кергәннәр.

– Ул вакытта безгә, яшь белгеч буларак, 1 миллион сумнан артык акча бирелгән иде. Аңа авылда йорт салып кердек. Программа шарты буенча, минем исемдә җир булуы һәм авылда эшләвебез кирәк иде. Ул чагында да бернинди проблемалар булмады. Документларны да тиз арада җыеп тапшырдык, ә акча алты-җиде ай эчендә күчте, – ди Гөлназ Исламова.

Яңа гына алган җир кишәрлекләре шәһәргә якын булса да, гаилә авылдан китәргә җыенмый.

– Без авылны яратабыз. Әлеге вакытта яши торган җиребез миңа мирас буларак әбидән күчте. Гомумән, авыл белән мине нәселем бәйли. 100 ел элек Мәнәвезгә нигез салучы 40 гаилә арасында әти ягыннан әбинең әтисе Шиһаб та бар. Ул авылның беренче мулласы булган. Шуңа күрә минем төп бурычым – нигезне саклап яшәү. Балаларга да туган җир, нигез кадерен сеңдереп үстерергә тырышабыз. Өч ул тәрбиялибез. Киләчәктә аларның берсе нәсел нигезен саклаучы булуына өметләнәбез, – ди Гөлназ.

Җир кишәрлеге алучылар еш кына участокларда кирәкле инфраструктура – яктылык, су, газ, юллар һәм социаль объектлар белән тәэмин ителеш булмаудан зарлана. Ләкин без аралашкан кешеләр барысы да бик канәгать булуларын әйтте.

Әлки районының Каргалы авылында яшәүче Гүзәл һәм Ирек Сәлахиевлар гаиләсендә дә өч малай тәрбияләнә. Төпчекләре 2017 елда туган, ә җирне алар ике елдан соң алганнар.

– Без җир алу мәшәкатенең нәрсә икәнен дә белмәдек. Барысын да авыл советы эшләп бирде, – ди гаилә башлыгы. – Җирне авылдан ерак булмаган урыннан бирделәр. Күл, агачлык янындагы матур гына урын ул. Мин анда умартачылык белән шөгыльләнә башладым. Аңа кадәр умарталарны бакчада тота идем. Хәзер рәхәтләнеп эшләр өчен барлык шартлар да бар. Авылдашларыма да комачауламый. Зур булмаган бер бина да салып куйдык. Анда умартачылык өчен кирәк-яраклар саклана. Бал аерткач, утырып чәй эчә торган урыныбыз ул.

Ирек Сәлахиев әйтүенчә, авылда берничә гаилә җир алу бәхетенә ирешкән.

– Җирне район үзәгеннән бирмәсләр микән, дигән уем да бар иде. Ләкин умарталык өчен монысы тагын да уңышлырак килеп чыкты. Без бик сөенәбез, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү