Татарстанда Зөя елгасын йөзеп чыгарга җыенган ирне эзлиләр

1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган.

Зөя елгасы ярында  ял итүче 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган. Аны танышлары бу уеннан кире кайтара алмаган. Нәтиҗәдә ир-ат берникадәр йөзеп барган да, су астына киткән. Аның иптәшләре коткаручыларны чакырган.

Алар көн дәвамында яр буен тикшергән, ә водолазлар елга төбеннән эзләгән. Эзләү эшләре икенче көнне дә дәвам иткән, коткаручыларга авыл халкы да ярдәм иткән, алар көймәләрендә яр буйларын караган.

Әмма ике ирне таба алмаганнар. Аны эзләү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү