Алиментны ничек түләтәсе?

Кызым ире белән аерылышты. Ике ел узса да, никтер ирен алиментка бирергә уйламады. Хәзер менә бирмәкче була, әмма ничек эш башлыйсын белми. Каенанасы, акча урына кием-салым, ризыкларны үзебез бирербез, дип тә әйтә икән. Болай эшләргә ярыймы? Суд приставлары онлайн кабул итә дип тә ишеткән идем. Шунысын да аңлатмассызмы? 

Мөршидә, Казан

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сорау алуны оештыру бүлеге башлыгы Рамил Шиһапов:
– Алимент түләттерер өчен, иң элек суд приставлары хезмәтенә башкару документын китереп тапшырасың. Бу суд боерыгы да булырга мөмкин, башкару кәгазе дә, нотариаль расланган килешү дә була ала. Суд приставы-башкаручысы башкару эшен кузгатып җибәрә, кабул ителгән карар турында якларга хәбәр итә һәм шуннан соң түләттерү өчен чаралар күрә башлый. Алга таба бурычлы затка карата пристав тарафыннан нинди чаралар күреләчәге башкару документын җиткерү вакытына бурычның булуына яисә булмавына бәйле. Әгәр бурыч юк икән, пристав хәзерге вакытта түләнергә тиешле айлык акчаны түләттерү чараларын күрә. Әгәр бурыч бар икән, ул очракта хәзер түләнергә тиешле акчага бурыч күләме дә өстәлә, анысы аерым карар белән билгеләнә.

Икенче соравыгызга да җавап бирәм: алимент бары тик акчалата гына түләнә. Ул билгеләнгән вакытта һәм башкару документында күрсәтелгән күләмдә түләнергә тиеш.


Фикер өстәү