Яшенле яңгырлар вакытында истә тотарга кирәкле кагыйдәләрне искәрттеләр

Бүген, 4 майда, көндез һәм кич республика территориясендә көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз яварга мөмкин. Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышы начарланганда иминлек чаралары турында искәртәләр.

Көчле җил булганда бина эчендә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга тәкъдим ителә. Урамда реклама һәм элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска кирәк. Зур агачлар янына якын килмәгез, алар янында машинаны да калдырмагыз.

Әгәр яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда хәрәкәт итсәгез, иң яхшысы хәрәкәтне туктап транспорт чарасыннан 30 метр ераклыкта һава торышы яхшырганны көтеп торырга кирәк. Әгәр яшен вакытында руль артында булсагыз, шулай ук туктарга, тәрәзәне ябарга һәм көтеп торырга кирәк.

Яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән урында җиргә ятарга, сулыклардан ерактарак торырга кирәк. Ерак сәфәрләргә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.


Фикер өстәү