Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков коронавирусның «яшерен» дулкыны таралуы турында искәртә. Моны ул чикләү чараларының йомшартылуы белән аңлата.
Крючков җәмәгать урыннарында битлекләрне тиз арада кайтарырга кирәк дип саный.
— Бу омикрон-штамм, дельте-штамм кебек дулкыннар түгел. Юк, без аларны күрер идек. Әмма суда цунами гына түгел, ә гадәти дулкыннар да була. Бездә якынча шундый ук хәл, — ди табиб.
Иммунолог мондый тирбәнешләрне нормаль күренеш дип саный. Төрле факторлар йогынтысында инфекция үзен төрлечә тота һәм күрсәткечләр дә төрлечә булырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat