Яшьләр арасында БДИне хуплаучылар дүрт тапкыр күбрәк

Сораштыруда катнашкан һәр 10кешенең 7се дәүләт имтиханын бетерү ягында.

Яшьләр арасында БДИне хуплаучылар 45тән өлкәнрәкләргә караганда дүрт тапкыр күбрәк (26 һәм 7%). Шул ук вакытта, өлкән буын фикеренчә, Россиядә белем бирүнең Көнбатыш модельләреннән баш тартып, Совет чорындагы укыту һәм имтихан алу системасына кире кайтырга кирәк.

Илдә яшәүчеләрнең нибары 13 проценты гына БДИне гадәти имтиханга лаеклы алмаш дип исәпли. Мондыйлар үзләренең фикерен вузларга кергәндә коррупциянең азрак дәрәҗәдә булуы белән аңлата. Сораштыруда катнашучы һәр 10 кешенең 7се, БДИне бетерергә кирәк, дигән фикердә.

2009 елда БДИне хуплаучылар саны (25%). хәзерге вакыттагыга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның әти-әниләре арасыннан һәр 6 кешенең берсе – БДИ яклы, һәр 4 кешенең өчесе – БДИга каршы (17 һәм 75%). 2011 елда БДИне элекке имтиханга лаеклы алмаш дип санаучылар саны бүгенгегә караганда 1,5 тапкыр күбрәк булган (26% һәм 17%).


Фикер өстәү