Татарстан авылларында почта бүлекләре яңартылачак

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге политсоветы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитетында шул уңайдан киңәшмә уздырды. Авылларда урнашкан почта элемтәсе бүлекләрен модернизацияләү партия проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып, ил җитәкчелегенең 2021 елда партия съездында авыл халкына почта хезмәтләре күрсәтү проблемасын хәл итү бурычын куйганлыгын искәртте. Дәүләт башлыгы Владимир Путин 2022-2025 елларда авылларда, шулай ук ерак җирлекләрдә урнашкан 25 меңнән артыграк почта бүлеген яңарту бурычын куйган иде. “Бердәм Россия” һәм “Россия почтасы” төбәк штабларын булдырган. Алар бөтен илдә почта бүлекләрен яңартуның барышын контрольдә тотачак. Быел программаны тормышка ашыруга 5 миллиард сум бирелгән.

“Сер түгел: соңгы елларда авылларның почта бүлекләре игътибардан читтә калып килде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә алар шәһәрдән, район үзәгеннән еракта яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия бит. Шуңа күрә Татарстанда партиянең әлеге проектында актив төстә катнашырга карар кылдык.”.
Быел Татарстанда 14 районда 15 почта бүлеген модернизацияләү күздә тотыла. Тукай районында берьюлы 2 почта бүлеге – Малая Шильна һәм Шилнәбаш авылларында почта бүлекләре яңартылачак. Аерым алганда, быел Теләче районының Теләче, Чүпрәле районының Кече Чынлы, Биектау районының Шәпше, Актаныш районының Пучы авылларында почта бүлекләре яңартылырга тиеш.

Яңарту эшләре барышында почта бүлекләренең биналары капиталь төзекләндереләчәк, шулай ук мебеле һәм техник җиһазлары алыштырылачак. Бүлекләрдә, гадәти почта хезмәтләреннән тыш, даруханә пунктын ачып, дарулар сату яки интернет аша аларга заказ бирү мөмкинлеге пәйда булачак. Шулай ук күп кенә яңартылган бүлекләрдә дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә йомгак ясап, почта элемтәсе бүлекләрен модернизацияләү буенча партия проектын гамәлгә ашыруның авылда яшәүчеләрнең социаль проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәчәген искәртте.


Фикер өстәү