Владимир Путин чит илләрнең кредиторларына бурычны түләү тәртибе турында указга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин чит илләрнең кайбер кредиторларына финанс бурычларын түләүнең вакытлыча тәртибен билгеләүче указны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Документ нигезендә, Россиянең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табышын бүләргә карар итсә, дустанә булмаган илләрнең резидентлары үзләренең табышы өлешен “С” тибындагы банк счетларына алачак.
Мондый счетлардагы акчаларны чит илгә чыгарып булмый. Аларны бары тик билгеле бер максатларга (әйтик, салым түләүгә) генә тотарга мөмкин.
Хәер, Россия Банкы һәм Финанс министрлыгы мондый табышны гадәти счетка күчерү өчен махсус рөхсәт бирергә мөмкин.


Фикер өстәү