Риман Гыйлемханов: “Минем сөйләм, рус кардәшнеке белән чагыштырганда, сандугач сайравы кебек”

Ундоры шифаханәсендә ял итү төгәлләнеп килә. Кайбер истәлекләрне өйгә кайткач язармын дигән идем дә, әмма телнең гел кычытып торган көне. Рус мохитендә нинди хисләр кичерүем турында берничә сүз әйтмәсәм, күңел тынычланмас, ахрысы.

Шифаханә урманга терәлеп тора. Урман авызында ук утырып ял итәр өчен эскәмияләр куелган. Шунда кешеләрнең ни сөйләгәннәрен тыңлап утырырга яратам. Һәр нәрсә белән кызыксыну – миндә үзенә күрә бер авыру инде ул.

Менә яныма бер ир килеп утырды. Исәнләшкән булдык. Таныш булмаган кеше белән исәнләшү – монда үзе бер күркәм гадәт. Шулвакыт моның телефоны шалтырады. Дустымы, танышымы нидер сорады, ахрысы. Бу: «Я тебе дал бы, но пока самому нужен на…» – диде.

Дусты һава торышы белән кызыксынды ахрысы, «Пока тепло, когда прохладно, я шапку, куртку надеваю на…» – дип җавап бирде яңа танышым. Евгений Петросянның бер шаян монологы искә төште дә елмаеп җибәрдем.

«Смехопанорама» карап барганнар әлеге монологны хәтерлиләрдер. Кыскасы, Россиягә японнар килә, бераз гына рус телен дә өйрәнмәкчеләр икән. Шуннан соң руслардан сорый болар: «Сездә иди на…», «принеси на…», «попробуй на…», «выйди на…» дип сөйлиләр. Ул сүз нәрсәне аңлата соң?» – диләр. Руслар ни әйтергә дә белми, аптырап кала. Арадан берсе бөтен кыюлыгын җыя да: «Вы уж не обижайтесь на…, ул бездә бик күп мәгънәне аңлата торган сүз инде. Шуны һәр җөмлә саен кулланып, кыска һәм оста итеп, әйтәсен әйтәбез дә бирәбез», – ди.

Сүз, сөйләм теле, әлбәттә, катып калган бер догма түгел, ул үсештә, үзгәрештә булырга тиеш. Тик хикмәт шунда: кайсы якка үзгәрә бит!

Тел галимнәре әйтүенчә, рус телендә 195 мең сүз бар. Җир шарында рус телендә сөйләшүчеләр 300 млн тирәсе, диләр. Ни кызганыч, бөек Пушкин телен куллану даирәсе һаман тарая. Шуның өстенә ул шактый ук дәрәҗәдә фәкыйрьләнә дә бара. Рус телендә күп мәгънәне үз эченә алган сүзләр арта тора. Мин «на…»ны күз алдында тотмыйм. Мәсәлән, берәр әйбергә, йә берәр вакыйгага бәя биргәндә, «классно, клево, круто» кебек сүзләр һаман да күбрәк яңгырый, телнең тәме югала кебек. Пушкин үз иҗатында 21 мең тирәсе сүз кулланган дип ишеткәнем бар, әле шул 21 меңнең яртысына якынын бер генә мәртәбә кулланган, диләр.

Бүген рус теленә һәрьяклап һөҗүм бара һәм аны саклап калу өчен төрле алымнар кулланыла. Мәсәлән, Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә тапшырырга мәҗбүр итү. Башка телләрне кысу хисабына рус теленең абруен күтәреп булмаячак. Һәр халык үз телен үзе сакларга тиеш. Тел – һәр халыкның олы байлыгы ул, ә җүнле кеше байлыкны юкка-барга әрәм-шәрәм итми, аны, киресенчә, баета, арттыра. Әле «иң матур тел» дигән төшенчә дә бар – тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда итальян теле иң матуры санала икән, икенче урында – француз теле ди. Беренче унлыкта рус теле юк. Әмма иң матур тел – туган тел инде ул. Шуңа күрә чүпләмик без аны.

Янә теге яңа танышым искә төште әле. Мин аны биш минут чамасы тыңлап тордым. Шушы вакыт эчендә ул егермеләп сүз кулланды, аның яртысы чамасы сүгенү сүзләре иде. Кайчак мин дә сүгенеп куям үзе, татар күбрәк русча сүгенә инде ул. Әмма, минем сөйләм, рус кардәшнеке белән чагыштырганда, сандугач сайравы кебек кенә.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү