Татарстанның ЮХИДИ идарәсенә яңа җитәкче билгеләнәчәк

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә яңа җитәкче билгеләнәчәк. Идарә белән 2016 елдан бирле җитәкчелек иткән Ленар Габдрахманов Мәскәүдә хезмәт итәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе сайтындагы мәгълүматларга караганда, Россия Президенты Указы нигезендә Ленар Габдрахманов әлеге идарә башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән.

Полиция полковнигы Ленар Габдрахмановка 42 яшь. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе белән ул 2016 елдан бирле җитәкчелек итте. Әлеге вазыйфада ул Рифкат Миңнехановны алмаштырды.

 


Фикер өстәү