Зур фаҗиганең төгәлләнүенә 77 ел тулган көннәрдә уйланулар: атом бомбасы тәэсиренән тынычлык кына саклый

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 77 ел тула. 1945 елның маенда бөтен совет халкы, Җиңү турында ишетеп, ачы күз яшьләре аша елмаеп сөенгәндә, дөньяга аваз салган сабыйга бүген инде – 77 яшь. Тулы бер кеше гомере үткән, сулар аккан, җилләр искән… Зур дәһшәт турында әтиләрдән ишетеп үскән минем буын да инде чәчләрен агартты, маңгайларына эзләр сызды, алтмыш яшьнең теге ягына таба чыгып барабыз…

Сугыш турында сүз чыкканда, безнең әтиләр – фронтовиклар – аз сүзле иде. Агач автоматтан атып, каһарманлыкка сусап үскән, романтикага омтылган борын асты кипмәгән малайларга нәрсә сөйләсен соң алар? Утлы дәһшәт кырында бернинди дә романтика юк дип әйтеп, борыннарны салындырсыннармы?

Сугыш романтикасы безнең күңелләргә исә Габдрахман Әпсәләмов романнары, киноэкраннарда барган исәпсез-хисапсыз кинофильмнар аша керде. Егет булып, дөньяга карашлар бераз үзгәргәч, Костантин Симонов трилогияләре, Хисам Камалов романнары укылды. Боларында романтика түгел, реализм көчлерәк, сугышны фаҗига итеп ачу өстенлек алган иде. Соңгы әдипнең «Сайланма әсәрләр» җыентыгын, китап нәшрияты өчен кереш сүз язып, әзерләп бастырып чыгару да насыйп булды бу юллар авторына. Теманы «Драматургиядә утлы еллар авазы» дигән күмәк җыентык әзерләп чыгарганда да өйрәнергә туры килгән икән. Шунда ул бер нәрсәгә игътибар итте: совет чоры авторлары теманы кай тарафтан гына торып яктыртмасыннар, нигездә прототиплы, протовакыйгалы сюжет белән эш иткәннәр. Ягъни теманы бармактан суырмаганнар. Нәкъ менә шул сәбәпле, дулкынландыргыч әйберләр иҗат ителгән. Әйтик, менә Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасын гына алып карыйк. Киносценарий итсәң, документаль нигезле ул әсәрдән менә дигән дулкынландыргыч фильм чыгар иде.

Экраннардан каралган күпсанлы кинофильмнар арасыннан өчесе хәтергә гомерлеккә уелып калган. Фашизмга карата нәфрәт, тормышка мәхәббәт һәм туган илгә бирелгәнлек белән сугарылган ул фильмнарда онытылмаслык һәм онытырга ярамый торган кешелеклелек хисе салып калдырылган булган икән. Соңгысын, туган илгә бирелгәнлек дигәнен, ягъни патриотизм – ватанпәрвәрлек хисен соңгы вакытларда имгәтеп, кабыргасын сындырып бетердерләр, кайбер халыкларда ул милләтара дошманлыкка һәм үчкә – фашизмга әверелә язды. Иң аянычы: элекке совет киңлекләрендә канлы конфликтлар төенләнүгә китереп җиткерде. Тарих сабаклары онытылды.

Совет чорында, дистәләгән халыклар бер түбә астында яшәп ятканда, грузин режиссеры Резо Чхеидзе Севастопольдән хат ала. Хатта бер яшь егетнең, урлашуын танып, милициягә килүен язалар. Ни өчен андый адымга баруын сорагач, ул: «Әле генә «Солдат әтисе» дигән фильм карадым да бу якты дөньяда намус белән яшим дигән фикергә килдем», – дип җавап биргән. Бу юлларны язучының күңеленә тирән буразна сызып кереп калган кинофильм да – шул русча «Отец солдата» дип аталган картина инде. Җинаятьчелек юлына кереп китеп барган яшь егетнең тормышка карашын шулкадәр үзгәртә, кредо итеп намуслы яшәүне сайлауга этәрә алган ул фильмда тылсымлы нинди көч бар иде соң?

«Солдат әтисе» – боевик түгел, анда сугыш эпизодлары минималь урынны алган. Сценарий авторы Сулико Жгенти 16 яшендә, үзе теләп, сугышка киткән. Күз алдына китерегез: борын астына мыек та тибеп өлгермәгән грузин үсмере. Сугышның аяусыз һәм авыр юлында диңгез десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән яшь грузинга өлкән яшьтәге милләттәше – иген игеп, җиләк-җимеш үстереп яшәргә дип дөньяга килгән таулы ил крестьяны Георгий Махарашвили белән фронт сукмакларыннан бергә атларга туры килә. Яшь солдатларны пуля яңгыры астыннан саклап калырга тырышкан, гадәттән тыш физик көчкә ия булган шул карт, аларның хәленә кереп, үз җилкәсендә пулеметларын күтәреп бара торган булган. Новороссийск янында 1942 ел язында штыгы белән җир йомшартып бодай чәчкән ул картны бөтен дивизия белән яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Менә шул прототип, исемен дә үзгәртмичә, фильм каһарманына әверелгән дә инде.

Картинада ул, танкист улының яралануын ишетеп, госпитальгә чыгып киткән әти образында гәүдәләндерелгән. Әти кеше барып җиткәнче, улы, савыгып, яңадан фронт юлы буйлап китә. Карт, ничек итсә итеп, хәрәкәттәге армиягә кушыла, улы артыннан Берлинга таба атлый. Улы белән очраша ул. Ике катлы йортны штурмлаганда, яраланган бала әтисе кулында җан бирә. Җанны тетрәтә торган эпизод бит инде, әйеме? Грузин картының пуля һәм снаряд яңгыры астында янган иген кырын сүндерергә дип ташлануы да аннан ким түгел. Яисә вингорад куагын саклап, совет танкы алдына күкрәген киереп басуы да… Чын патриотизм менә шул инде ул: герман җирендәге йөзем тәлгәшен үлемнән саклап калып, яшь солдатларда нечкә күңеллелек, кешелеклелек хисләре уяту. Виноград куагын сабый баланы иркәләгән кебек иркәләп, җылы итеп сөйләшүче грузин картын сурәтләгән эпизодны караганда, күзләрегезгә яшь киләме сезнең? Табигатькә, кешелеккә, яшәүгә омтылышка капма-каршы булган сугышка нәфрәт хисәләре уянамы? Елыйсыз һәм нәфрәтләнәсез икән, димәк, сез – үз илегезнең чын патриоты инде. Яисә Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясен укыганда, йөрәгегез елыймы?

«Сильнейший фильм – «Отец солдата». Настоящее кино, без коммунистического патриотизма, присущего того времени… Любимейшее кино. Я машинально прокручивал в голове и мурашки по коже бегать прекращали…» – дип язган рус телле блогерның хисләре бик тә аңлашыла миңа. Ракеталар очкан, туплар аткан якларда берничә сәгатькә генә тынлык урнаштырып, капма-каршы көчләрне шул фильмны карарга мәҗбүр итәргә иде… Яисә хәлиткеч карарлар кабул итәр алдыннан сәясәтче лидерлар һәм хәрби стратегларга кинотеатрга билет алып биреп, «Солдат әтисе»н карарга җибәрергә иде. Сәнгать әсәренең тәэсир итү көче зур аның. Севастопольдәге карак егетнең күңелен үзгәртә алган икән, интеллектуаль яктан зирәгрәкләргә тәсир итә алмас идемени?

Хәтергә кереп калган өч фильм дигән идем бит… «Иди и смотри» турында үткән Җиңү көне алдыннан язганмын икән. Өченчесе – «Судьба человека». Шолоховның шул исемдәге хикәясе нигезендә эшләнгән картина. Халыкара кинофестивальләрдә призлар белән бүләкләнгән бу фильм да – сугыш китергән ачы фаҗига турында. Юк, бу юлларны язганда, мин һич кенә дә сәнгать әсәрләре ярдәмендә дөньяны тамырдан үзгәртеп булыр дип уйламыйм. Әмма сугыш китергән драманы елга бер тапкыр бер-ике сәгатькә генә булса да күз алдыннан кичерсәк, тынычлык турында уйлаучылар саны артыр иде.

Хәзер бит яңа зур сугыш уты кабына калса, ставкалар күпкә югарырак. Күпләп юк итү коралы кулланылырга мөмкин. Атом бомбасы өлкәсендә танылган белгеч Роберт Оппенгеймер беренче атом бомбасы ясалуын күзәтеп торганнан соң, Америка конгрессы алдында шул процесс турында чыгыш ясый. Конгрессменнар аннан: «Атом бомбасының тәэсиренән ничек итеп булса да сакланып буламы?» – дип сорыйлар. «Була», – дип, тирән ышаныч белән җавап бирә физик. «Нинди ысул белән?» – дигән сорау табигый рәвештә өстәлә. Доктор Оппенгеймер залны күздән кичереп чыга да бер генә сүз белән: «Тынычлык», – дип җавап бирә. Зур фаҗиганең төгәлләнүенә 77 ел тулган көннәрдә котылуның бердәнбер ысулы булган тынычлык турында төптәнрәк уйларга иде безгә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү