Биш ел эчендә Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны 3 тапкырга кимегән

Бүген республикада 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

— 25 апрельдә бездәге ветераннар саны 18 017 иде. Хәзер аларның саны азайган. Соңгы 5 ел эчендә (2017 ел да ветераннар саны – 54 844 кеше) әлеге тарихи вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар саны өч тапкыр кимегән, — диде министр.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 266 кеше яши, дип тә өстәде Зарипова. Тагын 88 кеше – гамәлдәге армия составына кермәгән ветераннар. Төбәктә тыл хезмәтчәннәре саны – 12 884.

Ветераннарны кайгырту максатыннан республикада төрле чаралар тормышка ашырыла: беренче чиратта медицина дәвалавы, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү, диспансерлаштыру, санатор-курорт дәвалавы, социаль хезмәт күрсәтү.

Моннан тыш, быел республикада алты Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бу максаттан республикага 23 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү