Татарстан делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучы десантчыларга 40 тоннадан артыграк бүләк тапшырган

Делегациягә республика Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелек иткән. Аның составына шулай ук Тәтеш районы хакимияте башлыгы, спецназ ветераны Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Вәкаләтле вәкиллегенең эшләр идарәчесе Рөстәм Әмирханов кергән.

Акция Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелгән. Беренче чиратта кирәкле әйберләрдән торучы бүләкләр Татарстан һәм Мәскәүдә тупланган. Әлбәттә инде, татарстанлылар десантчыларга милли тәм-томнар да юлламыйча калмаган. Хәрби хезмәткәрләр бигрәк тә чәкчәкне ошаткан.
Делегация хәрби-десант гаскәрләре командирлары, хәрби хезмәткәрләр белән очрашкан, аларның көнкүреше һәм яшәү шартлары белән танышкан, якташларыбыз белән аралашкан. Равил Әхмәтшин десантчыларның “иң-иңнәре”нә истәлек бүләкләре һәм Чистай заводында җитештерелгән исемле командир сәгатьләре тапшырган.

Очрашудан соң хәрби колонна бүләкләр белән алгы сызыкка – ВДВ подразделениеләренең урнашу урынына юл тоткан.
Десантчылар өчен бүләкләрне өч район – Тәтеш, Арча, Саба районнары башлыклары, шулай ук “Ак Барс Холдинг” компаниясе (җитәкчесе – ВДВ ветераны Иван Егоров), “Агромастер” генераль директоры Илгиз Исламов, “Хәтнә” компаниясе генераль директоры Вәнил Әскәров, Домодедово шәһәре меценты Феликс Җамалиев туплап җибәргән.

Исегезгә төшерәбез: Тәтеш районы хакимияте башлыгы Рәмис Сафиуллов март аенда үз акчасына Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә 40 тонна гуманитар ярдәм юллаган иде инде.


Фикер өстәү