Һава торышы үзгәрә: атна ахырында җылытачак

Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шунлыктан республикада салкын һава торышы сакланды, күпчелеп районнарда кар яуды. 

Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

6 майда аязучан болытлы һава, көнчыгыш районнарда җепшек кар явуы ихтимал.  Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә  0..-5 градус, көндез +7..+12 градус булачак.

7 һәм 8 майда һава торышы антициклон йогынтысында формалаша. Явым-төшемнәр көтелми, көннәр җылына башлый.

Шимбә көнне төнлә 0..+4 градус, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез +13..+18  градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе көнне төнлә +1..+6 градус,  көньякта һәм көнчыгышта  0..-2 гардус салкын, көндез +16..+21 градус җылы булыр дип көтелә.

9 майда Татарстанда явым-төшемнәр көтелми. Көнчыгыш районнарда гына бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +2..+7, көндез +15..+20 градус җылы булачак.  Тик 10 майдан яңгырлы һава торышы кире кайтыр дип фаразлана. Төнлә +3..+8, көндез + 11..+16 градус җылылык көтелә.


Фикер өстәү