Владимир Путиннан балалар өчен ачык дәрес үткәрүен сораганнар

“Знание” җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль Россия Президенты Владимир Путинны май аенда агарту марафоны кысаларында балалар өчен ачык дәрес үткәрергә чакырган. Дәүләт башлыгы үзенең эш графигын карарга вәгъдә иткән.

Форсаттан файдаланып, Сездән, Владимир Владимирович, янә “Знание” марафонында катнашып, балалар өчен ачык дәрес үткәрүегезне сорамыйча булдыра алмыйм. Марафон 3 көн дәвамында – 17-19 майда бөтен ил күләмендә узачак. Мондый ачык дәрес үткәрә алсагыз, спикерлар Сезгә бик рәхмәтле булыр иде”, – дигән Древаль Президентка Кремльдә очрашу вакытында.

Президент чакыру өчен әңгәмәдәшенә рәхмәт белдереп, үзенең эш графигын карарга вәгъдә иткән.


Фикер өстәү