Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Волейбол федерациясен тагын биш ел җитәкләячәк

Фәрит Мөхәммәтшин тагын биш елга Татарстанның Волейбол федерациясе президенты итеп сайланды. Оешманың хисап-сайлау конференциясендә әнә шундый карар кабул иттеләр.

Дәүләт Советы Рәисе җыелышта катнашучыларга республикада спортны һәм физик культураны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. «Һәвәскәр спортчылар, тренерлар, район һәм шәһәрләрнең спорт бүлеге башлыклары белән бергәләп волейболның дәрәҗәсен күтәрә алдык. Волейбол балалар, студентлар, ветераннар, хезмәт коллективлары, авыл хезмәтчәннәре арасында иң яраткан спорт төрләренең берсенә әверелде. Профессиональ ярышлар белән беррәттән Татарстанда пляж волейболы ярышлары уза, карда волейбол уйныйлар, Волейбол буенча мәктәп лигасы оешты, ветераннар арасында ярышлар уза, Волейбол федерациясе президенты Кубогы уздырыла. Болар барысы да – безнең хезмәт нәтиҗәсе», – диде ул.

Федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримов узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, барлык шәһәр һәм районнарда волейбол үсеше өчен шартлар бар. Әмма кайбер районнарда мәктәп лигасын җәелдерү өчен җитәрлек эш башкарылмый. Җиде районда әлеге проектта катнашучы мәктәпләр саны 20 проценттан да артмый.

Волейбол буенча мәктәп лигасы турында Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерен җиткерде. «Эш бит ярышта катнашкан балалар санында гына түгел, – диде ул. –  Балаларның сәламәтлеге турында сүз бара. Бу – безнең спортның, республикабызның киләчәге дә әле. Бездәге мәктәп лигасын күреп, башка төбәкләр дә охшаш проектлар башлап җибәрде. Артта калучы районнар белән җитди эшләргә кирәк булачак».

Бөтенроссия волейбол федерациясенең генераль секретаре Александр Яременко Татарстан федерациясен илнең барлык төбәкләре өчен үрнәк дип атады. «Татарстан, чыннан да, спорт республикасы булып тора, – диде ул. – Сез иң югары дәрәҗәдә чаралар уздырасыз, массакүләм спортны үстерәсез. Моны җентекле һәм максатчан итеп эшлисез. Волейболга шундый мөнәсәбәт өчен рәхмәт сезгә!»


Фикер өстәү