6 май тарихта ниләр белән истә калды?

31 ел элек (1991) югары пилотажлы «Стрижи» авиация төркеменең беренче чыгышы була. Бу дата аның туган көне булып исәпләнә. «Стрижи» елына 50 дән артык чыгыш ясый.

Прага операциясе

77 ел элек (1945) Бөек Ватан сугышы барышында Прага операциясе башлана. Ул совет гаскәрләренең Европа территориясендә соңгы операциясе була.

Ла-Маншта – тоннель

28 ел элек (1994) Ла-Манш бугазында тантаналы төстә тоннель ачыла. Аны Бөекбритания королевасы Елизавета II белән Франция президенты Франсуа Миттеран ача. Ике яклы тимер юл төзелгән тоннельнең озынлыгы 51 км. Ул Бөекбритания белән Европаны тоташтыра, озынлыгы буенча дөньяда өченче урында тора. Америкадагы инженер-төзүчеләр җәмгыяте аны бу чордагы җиде могзиҗаның берсе дип атый.

Йөрәккә – операция

69 ел элек (1953), ясалма кан әйләнеше аппаратын кулланып, ачык йөрәккә беренче операция ясала. Аны Америка хирургы Джон Гиббон ясый. Мондый аппаратны инде 1930 елларныю башында ук ясый башлаган булалар. Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында бу эш тукталып тора.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү