Наил Шәрифуллин: «Дөньяга җиткерәсе сүзем бар»

«Ватаным Татарстан» газетасында инде күп еллар «Җиденче каттан караш» рубрикасын (аңа кадәр «Фикер» дип атала иде) алып баручы хезмәттәшебезнең болай дип әйтергә, һичшиксез, тулы хакы бар. Ул һәр атна дөньяда, Россиядә барган сәяси хәлләр, аларның республикабызга йогынтысы турында бәйнә-бәйнә укучыларыбызга аңлата, ягъни мәсәлән, төпле анализ ясый.  

Бервакыт шулай үзара сөйләшеп утырганда, Наил, язучы, публицист халыкка сүзен җиткерерлек итеп 50 яшьләр тирәсенә генә өлгереп җитә, аңа кадәр ул җим җыя әле, дигәнрәк фикер әйткән иде. 7 май көнне ул үзе алты дистәне тутыра, димәк, өлгерү генә түгел, пешеп җиткән дигән сүз инде бу. Шуңа күрә аның һәр язмасы мантыйкка нигезләнеп язылган, саллы фикерләргә бай. Укучыларыбыз гына түгел, редакция хезмәткәрләре дә көтеп ала, яратып укыйбыз.

Хезмәттәшебез – искиткеч үзенчәлекле кеше дип язсам, мөгаен, ялгышмамдыр. Иң гаҗәпләндергәне – мөгаен, аның, инде чагыштырмача өлкән яшьтә, башы белән кереп чумган техника өлкәсеннән язу-сызу эшенә күчүедер. Кайчан да булса газетада, бигрәк тә «Ватаным Татарстан»да эшләрмен дип башына да китереп карамый ул. Баулы районының Исергәп авылында туып үскән егет Казан авиация институтына юл тота. Радиоэлектроника факультетын тәмамлап, Лениногорскидагы хәрби заводта эшли башлый. Барысы да гадәттәгечә кебек: самолетларга электрон җиһазлар җитештерү цехлары, лабораторияләр, конструкторлык бюролары…

Бервакыт шулай заказлар булмау сәбәпле, хәрби предприятиеләр бер-бер артлы банкротлыкка чыга башлый. Наил дә җиде юл чатында кала. Нефтьчеләр янына килеп чыга. Буш вакытларда үзе өчен генә хикәяләр языштыра башлый, газеталарга язмалар әзерли. Ул хәзер бу гамәлләрен инженер булып эшләгәндә дөрләп янган ижади эшнең дәвамы,  ахры, дип фаразлый.

«Ватаным Татарстан»га килеп эләгүен, бер караганда, очраклылык дип бәяләргә дә мөмкин булыр иде. Монысын, үзе дә Лениногорскидан килеп, республика газеталарында эшли башлаган Илфак Шиһапов белән бәйли ул:

– …Нефтьчеләр янында эшләп йөрим. Эш белән Казанга килеп чыккан чакларда редакцияләргә сугылам. 2005 елның көзе. Ул көнне мин үзем белән «Казан утлары»на дип бер зур булмаган хикәя, «Татарстан яшьләре»нә тәгаенләп, мәкалә алган идем. Лифтта кеше күп иде.10 катка менәм дип ниятләсәм дә, башкалар артыннан чыгып, ялгыш 7дә төшеп калганмын. Калган юлны җәяү генә менәргә булдым. Баскыч мәйданчыгына чыксам, ни күрим: Илфак Шиһапов үзе төтененә үзе үк гаҗизләнеп, күзләрен кысып, тәмәке тартып тора. Сөйләшеп киттек, бүлмәсенә чакырды. Ярты сәгать аралашуның нәтиҗәсе шул булды: «Татарстан яшьләре»нә әзерләнгән язмам «Ватаным Татарстан»да калды. Бер атнадан  «толстушка»да бер бит булып дөнья да күрде. Башка язмаларым да чыга башлады. Ул көнне этажларны бутауны очраклылык дип атыйсым килми. Ул гынамы, бүген мин авыз тутырып, газетабыз ишеген миңа беренче тапкыр киң итеп киереп Илфак ачты, дип әйтә алам.

Илфак күрсәткән юл уңышлы була. Берничә елдан Наил Казанга килә дә, мөхәррир янына кереп, кыяр-кыймас кына сүз башлый, штатлы хезмәткәр булырга теләвен җиткерә. Мөхәррир авызыннан «сөендердең әле син безне» дигән сүз чыккач, ышанырга да, ышанмаска да белми ул. Әмма очар өчен канатлар куела. Монысы хак.

– Язганнарым ихлас дию генә аз. Алар – минем дөньяга, җәмгыятькә карашым, илдәге бүгенге вазгыятькә, сәяси вакыйгаларга үз бәяләмәм, алай гына да түгел, алар – минем инануларым. Инануларыңны халыкка ирештерер, менеп сөйләр өчен затлы, тарихлы мөнбәрең булу ул – үзе бәхет, – ди хезмәттәшебез бу җәһәттән.

Наил Шәрифуллин укучыларыбызга язучы буларак та яхшы таныш. Үрнәк алырлык якын кешесе дә бар аның: Миргазиян Юныс белән авылдашлар.

– Миргазиян абыйның тәэсире булмады дип әйтә алмыйм. Аның китапларын укып үстем. Татар язучысы дип аталыр өчен аның кебек татар дөньясын шаулатып алган әсәр язу кирәктер ул. Язучы ул – олы исем. Каләм тибрәткән һәр кешене бу исем белән атау тыйнаксызлык булыр иде. Мин үземне андый шөгыльсез тора алмаучылар сафында дип уйлыйм, – дип үзенә тыйнак кына бәя бирә Наил. Әмма, иманым камил, аның китапларын кулына алган кеше башкача уйлар иде.

Миргазиян абыйсы диңгез киңлекләрен сагынган кебек ул да, үзе әйтмешли, очучы булмаса да, авиация дөньясын сагына. Хезмәттәшебез кайчандыр хәрби очкычларны «акыллы» итә торган электрон җиһазлар җитештерү өлкәсендә хезмәт куя. Армия хезмәтен космик гаскәрләр сафында уза. Экипажсыз ясалма иярченнәр белән идарә итә. Офицер тормышы үзе бер мәктәп була аның өчен.

– Электроника – үзе бер гаҗәеп зур, серле дөнья, – ди Наил. – Виртуаль, эче-асылы күзгә күренми, бары приборлар, экранга чыккан символлар аша гына барлыгын тоеп була торган параллель җиһан ул. Үзем уйлап тапкан, автосөючеләргә тәгаенләнгән бер җиһаз, сериягә кертелеп, шактый еллар җитештерелеп тә килде. Заводлар таркалмаса, мин, бәлки, электроникадан аерылмаган да булыр идем…

Кем белә, бәлки, монысы да очраклылык түгелдер. «Ташка басылган» язмалары аша халык аның сүзләренә колак салырга тиештер, күрәсең. Бигрәк тә татар матбугатында сәясәткә йөз тоткан аналитик калыптагы язмалар язучы журналистлар бик сирәк. Димәк, Наил Шәрифуллин дигән публицист безгә бик тә кирәк.

Хезмәттәшебезне юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлектә, иминлектә яшәргә язсын, язмалары белән газетабызны баетып, укучыларыбызны куандырып торсын дигән теләктә калабыз.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү